Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Игелекле балык тоту

Ял көннәрендә Кама елгасы ярында район үзәгеннән чыгып киткән урында гадәти булмаган чара - "Хәйрия балык тотуы" булып узды, аның максаты Алексеевск, Чистай һәм Балык Бистәсе районнары приютларында тәрбияләнүче балалар өчен спорт кирәк-яраклары җыю иде.

Балаларны бай эч-тәлекле программа: уеннар һәм волонтерларның конкурслары,киҗе-ма-мыктан тегелгән сумкаларны буяу буенча иҗади мастер-класслар көтеп торды. Акциядә башка катнашучылар аларны елга буйлап катерда, көймәдә һәм байдаркаларда йөрттеләр. Ә "Акылдан язган профессор Николя тамашасы" "химик"лары күрсәткән коры боз белән ясаган "химик" тәҗрибәләр балаларда хисләр ташкыны китереп чыгарды. Уха һәм җәен балыгыннан пешерелгән ризык-лар бәйрәмнең "кадагы" булды, аны "Максемилианс" рестораны повары Павел Подворчанский әзерләде, ул кызларны салатлар ясарга да өйрәтте. Акциядә катнашучылар өчен "Татарстан балыкчылары" җәмгыяте вәкилләре тәмле балык ризыклары тәкъдим иттеләр.
Балык тотуны оештыручы "Альпари" хәйрия фонды җитәкчесе Наталья Колганова болай ди:
- Без беләбез, балалар йортларында һәм приютларында җәйге каникул вакытында спорт инвентаре җитешми, моның өчен гадәттә акча җыеп, кирәкле әйберләр сатып алабыз. Ләкин бу юлы башкача эшләргә карар иттек. Теләге булган-нарның барысын да балык тотарга чакырдык, ә туплар, бадминтон ракеткалары, су пистолетлары, очыргычлар һәм зур булмаган өреп кабартыла торган бассейннар, кыс-касы, приют балалары җәйге көннәрне күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен кирәкле бөтен нәрсә үзенә күрә бертөрле хәйрия кертеме булды. Ә иганәчеләр үзләре әлеге бүләкләр тапшырылачак малайлар һәм кызлар белән аралаша алдылар. Монда безгә "Дустыңа булыш" җәмәгать оешмасы, "ҮЗЕБЕЗ" ирекле клубы, "TeatSoft" тренинг компаниясе волонтерлары актив булыша.
Оештыручылар исәп-ләүләре буенча, 50 мең сумлыктан күбрәк бәягә бүләк җыелган, алар өч приют арасында бүле-нәчәк.
Чара кешеләрдә уңай тойгылар гына уятты. Мәсәлән, Казаннан килгән Жанна изге эштә катнашуына шатланган:
- Безне "Альпари" компаниясе хезмәткәрләре чакырды. Бүген ике балык тоттык, дөрес, исемнәрен белмим, монысы әһәмиятле түгел, иң мөһиме-без монда күңелле ял итәбез. Безгә бик тә ошады, ләкин төнлә палаткаларда салкын... Әгәр чакырсалар, һичшиксез,тагын киләчәкбез.
Эльвира Сабитова, "Альпари" компаниясе хезмәткәре:
- Биредә гаҗәеп матур җирләр. Чакыруны бик теләп кабул иттем, балаларга туплар, кармак, очыргычлар сатып алдым.
Әмма балалар арасында беренче урында балык тотуны кулай күрүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, "Кайгырту"дан Владик уеннар урынына кармагын алды да, яр буена китте:
- Балык тотарга яратам, биш яшемнән мавыгам. Приютта безгә моны рөхсәт итәләр, әлбәттә, хәзер шул форсаттан файдаланам да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев