Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Игелекле эшләр

Ел тәмамланыр алдыннан илебездә 1-10 декабрьгә кадәр Инвалидлар декадасы старт ала. Бу көннәрдә алар өчен төрле чаралар үткәрелә. Ярдәмгә мохтаҗларның хәл-әхвәлләрен белү бик кирәк. Аларның әздән дә күңелләре була, үзләрен кирәкле кешеләр итеп тоялар. Менә шулар хакында безгә Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йорты җитәкчесе Наилә АРСЛАНОВА хат язып җибәргән.

- Без дә Түбән Тигәнәле мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылыбызда ярдәмгә мохтаҗ апаларыбызда булдык. Беренче көнне 2 нче төркем инвалид Мәҗидуллина Гөлсем апага тукталдык. Ул безне елый-елый каршы алды. Мине зурлап килгәнегез өчен рәхмәт, - дип озатып калды. Без аңа матур шигырьләр сөйләдек, яшьлекләрен, үткән гомерләренә кире кайтарып сорау артыннан сорау яудырдык. Ул рәхәтләнеп җавап бирә торды. - Гөлсем апа, беренче мәхәббәтең дә булгандыр, сагынасыңмы? - дип сорадык. Яше 92 дә булса да, ул баштан кеткелдәп көлеп җибәрде:


- Бар иде балакайларым, сугыштан кайта алмады шул - , диде ул.


- "Гөлсем апа кайсы чорны күбрәк сагынып искә аласын? "- дигәч. Ул яшьлегемне дә, үткәнемне дә кире кайтарасым килми, бүгенге көнемә мең шөкер дип җавап бирде. Пенсияне китереп бирәләр, кибеттә җаның ни тели шул бар, картайдык кына шул, менә шунысы үкенечле, дип сөйләвен дәвам итте. Без барысын да күрдек, урманнар да кистек, шахталарда да эшләдек. Хәзер Аллага шөкер суыбыз өйдә, газ яна, өйләр җылы. Гөлсем апаның аяклары авырта, ул авырлык белән генә йөри. Ә шулай да күңел төшенкелегенә бирешми, безнең белән яшьлектә җырлаган җырларын безгә кушылып җырлап утырды. Сез шундый матурлар, сезнең белән күңелләрем күтәрелде -, дип аркаларыбыздан сөйде. Күңелле минутлар бик тиз үтте, аңа исәнлек-саулыклар теләп саубуллаштык.


Игелекле гамәлебезнең икенче көнендә 1 нче группа инвалид Сабирова Маһинур апага юл алдык. Безне анда Маһинур апаның килене Гөлнур апа белән Энҗе апа Сөниева каршы алдылар. Алгы өйдә матур күлмәкләрдән түрдә Маһинур апа балкып утыра. Өйнең чисталыгы, пөхтәлегеннән бу өйдә уңган хуҗабикә яшәгәне күренеп тора. Ул бик тыйнак, акыллы, безнең сорауларга да төпле җавапларын бирде. Аның белән дә тормыш юлларын искә төшердек.


- Минем юлымда әйбәт кешеләр генә очрады, кая гына яшәсәмдә, хөрмәтле кеше булдым. Әле дә улым-киленем, туганнарым, күршеләрем ярдәмен тоеп гомер итәм. Пешергән ризыкларыннан авыз иттерми калмыйлар, - дип барысына зур рәхмәтләр әйтеп сүзен дәвам итте. Бүгенге көнемә Аллага шөкер, барысына да риза, үткәннәремә кире кайтмас идем. Гөлнур апа матур табыннар әзерләп, тәмле гөбәдияләр пешереп, безне барыбызны да табын янына дәште. Бергәләшеп сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчтек. Маһинур апа безгә үзенең иң изге теләкләрен теләде, рәхмәтләрен әйтте. Без аңа матур шигырьләр сөйләдек, хәттә яше 88 дә булуына карамастан ул да безгә тирән эчтәлекле шигырьләрен күңеленнән сөйләп бирде. Гыйбрәт булсын дип Гөлнур апа да "Күрше әби" дигән шигырен укып китте. Соңыннан аларның яшьлектәге җырларын бергәләшеп җырладык.


Шушы әбиләрнең икесен дә социаль хезмәткәр Фазуллина Альбина карый. - Ул безгә үзебезнең кызыбыз шикелле, ни кушсак шуны эшли, бөтен йомышларыбызны тыңлый,- дип мактап алдылар Альбинаны әбиләр.


Әллә ни эшләмәсәктә, алар шундый шатландылар. "Бер изгелек - мең бәләдән коткара" диләр бит безнең халыкта. Һәрдаим аларга кадер-хөрмәт күрсәтик, ярдәм итик! Исән-сау булсыннар, киләсе очрашуларга кадәр, Ходайның "Әмин" дигән чагына туры килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев