Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Иске чиркәү урынында часовня булачак

Узган атна азагында республика башкаласында Алексеевск якташлык җәмгыяте Советының җитәкчесе-ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина һәм муниципалитет башлыгы Владимир Козонков катнашында утырышы булды. Утырыш барышында байтак мәсьәлә, шул исәптән 2012 елда районыбызның иң борынгы гыйбадәт учреждениеләренең берсе-Воскресенск Чиркәвенең 300 еллык юбилее мәсьәләсе дә каралды. Бай гражданнар һәм дингә ышанучы кешеләрнең...

Узган атна азагында республика башкаласында Алексеевск якташлык җәмгыяте Советының җитәкчесе-ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина һәм муниципалитет башлыгы Владимир Козонков катнашында утырышы булды.

Утырыш барышында байтак мәсьәлә, шул исәптән 2012 елда районыбызның иң борынгы гыйбадәт учреждениеләренең берсе-Воскресенск Чиркәвенең 300 еллык юбилее мәсьәләсе дә каралды.
Бай гражданнар һәм дингә ышанучы кешеләрнең акчаларына чиркәү төзү турындагы Указга 1712 елның 28 июлендә кул куелган. Еллар узу белән агач чиркәү янгыннан бик нык зыян күрә, 1838 елда ул торгызыла. Динсезлек елларында чиркәү яңадан җимерелә. Хәзерге вакытта дин тотучы кешеләрнең күп санлы сораулары буенча бистә башкарма комитеты, район хакимияте, предприятие җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек ярдәмендә истәлек билгесе итеп юбилей датасына часовня торгызырга һәм ачарга карар ителде.
Чиркәүләр төзү һәм торгызу, иганәчелек, игелекле эшләрдә катнашу гомер-гомергә Россия җәмгыятенең иң яхшы традицияләре булды, дип басым ясап әйтте үзенең чыгышында Валентина Николаевна һәм якташлык җәмгыяте әгъзаларына да үз өлешләрен кертергә тәкъдим итте. Идея бертавыштан хупланды.
Район кешеләре дә игелекле эшләрдән читтә калмыйча әлеге проектта катнашып, эшләрне финанслауга хәлләреннән килгәнчә ярдәм итә алалар. Акчаны Изге Алексий Мәхәлләсе исәбенә күчерергә мөмкин (422900, ТР, Алексеевск ш.т.б. Северная урамы, 11нче йорт) №40703810921000005001 Ф-ла «Чистопольский» ОАО «АИКБ» Татфондбанк г. Чистополя; ИНН 1605001957; БИК 049249713; КПП 165501001; к/сч. 30101810400000000713.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев