Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Уку өчен бүләкләр

Алексеевск районында гадәт буенча август уртасыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" традицион республика хәйрия акциясе старт ала. Ул Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе инициативасы белән үткәрелә. Баштан район мәдәният йортына җыелган балаларны, укытучыларны, ата-аналарны һәм иганәчеләрне район башлыгы Владимир Козонков сәламләде. Ул...

Алексеевск районында гадәт буенча август уртасыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" традицион республика хәйрия акциясе старт ала. Ул Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе инициативасы белән үткәрелә.

Баштан район мәдәният йортына җыелган балаларны, укытучыларны, ата-аналарны һәм иганәчеләрне район башлыгы Владимир Козонков сәламләде. Ул балаларны мәктәпкә әзерләү буенча менә ничә ел инде үткәрелеп килә торган эшнең мөһимлеген әйтеп китте. Хәйрия эшчәнлегенә катнашы булган район предприятиеләренә, оешмаларына, шәхси эшмәкәрләренә рәхмәт әйтте. Республика җитәкчелегенең авыл мәктәпләрен ремонтлау буенча кайгыртучанлыгын билгеләп үтте. Быел Юеш Көрнәле, Шәмә һәм Биләр мәктәпләре укучылары шактый яңарып киткән мәктәпләргә барачаклар. Якындагы өч ел дәвамында реконструкцияләнгән уку биналары инде унберәү булачак. Үз чиратында Владимир Константинович үзе куратор булып торган "диңгез сыйныфлары" кадетларына мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга матди ярдәм күрсәтелүгә сертификатлар тапшырды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты А.Хәйруллинның ярдәмчесе Ирина Волостнова да укучыларга яңа уку елына бүләкләр тапшырды.
ТР Хисап палатасы һәм аның җитәкчесе Алексей Демидовның ярдәмендә Биләр мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары Белем көненә спорт киемнәре комплектлары алачак, ә аларның сыйныфына ничек кирәк, шулай көйләнә торган яңа заманча парталар куелачак.
Акция үткәрүгә "Алексеевскдорстрой" ААҖ, "Керамика-Маркет" ЧҖҖ, "Алексеевск керамикасы" ААҖ предприятиеләре саллы гына өлеш керттеләр. Гомумән алганда, акция копилкасына 40ка якын предприятие һәм оешма акча салды. Ә бу акча районның 300дән артык баласына булышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев