Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Яңа өйгә күчүчеләр бәхетле

Узган атнада районның берьюлы ике торак пунктында өй туйлары үткәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы аркасында аларның бала чактан инвалид балалары үзләренең яңа өйләреннән ачкычлар алдылар. Хезмәт ветераны һәм бала чактан инвалид, Кр.Баран авылында яшәүче Раиса Иванова әтисен 1941 елның декабрендә югалткан, озак вакытлар Бутлеров исемендәге совхозда...

Узган атнада районның берьюлы ике торак пунктында өй туйлары үткәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы аркасында аларның бала чактан инвалид балалары үзләренең яңа өйләреннән ачкычлар алдылар.

Хезмәт ветераны һәм бала чактан инвалид, Кр.Баран авылында яшәүче Раиса Иванова әтисен 1941 елның декабрендә югалткан, озак вакытлар Бутлеров исемендәге совхозда эшләгән, кечкенә генә агач өйдә яшәгән, бу өйгә дә инде 40 елдан артык. 19 июльдә торак мәйданы 54 кв. метрлы бик яхшы кирпеч өйгә күчте. Хәзер Раиса Спиридоновнага яшәргә һәм үз хуҗалыгын алып барырга күпкә җиңелрәк булачак. Ә аның Казанда яшәүче кызы Марина гаиләсе белән әнисе янына ешрак кайтып йөриячәк, чөнки хәзер барысына да урын табылачак. "Җәен ял көннәрендә кайтачакбыз, ә аннары, фатирыбызны балаларыбызга калдырып, үзебез бирегә күчеп кайтачакбыз",-дип киләчәккә планнары белән уртаклаша ул. Юкка гына түгел, чөнки яңа өйләрдә рәхәт яшәү өчен шәһәрнекеннән бер дә калышмый торган барлык шартлар бар. Әзер өйнең "стандарт" комплектына АГВ, су җылыткыч, канализация, ванна бүлмәсе, газ плитәсе куелган, эче бизәкләнгән, идәннәре җылытылган.
«Төзүчеләр намус белән эшләделәр. Әкияттәге кебек, өйне бик тиз төзеп бетерделәр»,-дип тәэсирләре белән уртаклаша иске өйдә 48 ел яшәгән кыз туганы Валентинаны караучы Биләр кешесе Галина Сергеева.
"Авылда яңа өйләр төзелү-бик күңелле хәл,-ди Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев.- 350 кеше шушы программа аркасында үзләренең торак шартларын яхшыртты инде. МСО-ТАПС төзүчеләре, миллион сум сметага сыешып һәм кыска срокларда яхшы итеп төзеп бетерделәр. Мәсәлән, Биләрдәге өйне алар 47 көндә тапшырдылар. Хәзер әлеге программа кысаларында тагын 7 кешене торак белән тәэмин итү планлаштырыла: өч кеше-Алексеевскида күп фатирлы өйләрдә һәм 4 кеше районда яши",-дип йомгак ясады Дамир Әмир улы.
Тасмалар киселгәч һәм ачкычлар тапшырылгач, яңа өйләргә күчүчеләрне котлау һәм алар белән бергә шатлану өчен күршеләре һәм авылдашлары аларга агыла башлады. Ә хуҗаларның үзләренә хәзер яңгырлы көз дә, салкын кыш та куркыныч түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев