Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Зур концерт

Кр.Баран авыл мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган хәйрия бәйрәм концерты булды, аны - ТР Хисап палатасы оештырды. Тирә-як авыллардан җыелган тамашачылар алдында республикада һәм аннан читтә танылган, ТРның атказанган артистлары Равил Харисов, Николай Коновалов, Вәис Бәйрәмов, Эльвира Хәйруллина һәм «Фәридә - Алсу» дуэты чыгыш ясады. Алар залда утыручыларга күңелле...

Кр.Баран авыл мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган хәйрия бәйрәм концерты булды, аны - ТР Хисап палатасы оештырды.

Тирә-як авыллардан җыелган тамашачылар алдында республикада һәм аннан читтә танылган, ТРның атказанган артистлары Равил Харисов, Николай Коновалов, Вәис Бәйрәмов, Эльвира Хәйруллина һәм «Фәридә - Алсу» дуэты чыгыш ясады. Алар залда утыручыларга күңелле мизгелләр һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Концерт программасы халык уен кораллары - курай һәм гармун моңнары кушылган җырлардан торды. Ә кайбер дәртле җырлардан соң кешеләр түзеп тормадылар, бии үк башладылар.

Әлеге чарада, әлбәттә инде, хатын-кызлар төп геройлар булдылар. Озак яшәүчеләр, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары, солдат аналары, асрама бала алган хатын-кызлар һәм күп балалы аналар, актив тормыш позицияле хатыннар бүләкләр һәм чәчәкләр алдылар. Шулай ук 50 елдан артык бергә гомер иткән гаилә парлары да билгеләп үтелде.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы әбиләр үз чиратларында рәхмәт йөзеннән репертуарларыннан берничә җыр башкардылар. Шуның белән тамашачыларны һәм оештыручыларны таң калдырдылар. "Кр.Баран әбиләре"- концертны алып баручы Ольга Вафина, бөтен дөньяга танылган "Буран әбиләре"нә тиңләп, аларны нәкъ менә шулай атады.

Район башлыгы Владимир Козонков залдагы хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм концертны оештыручыларга-артистларга һәм Хисап палатасы хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте: "Шундый башкаручыларның авыл җирләренә килеп авыл кешеләрен сыйфатлы концертлары белән сөендерүләре нинди әйбәт. Барыгызны да искиткеч бәйрәм белән котлыйм, мәхәббәт, бәхет һәм иминлек телим",-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев