Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Балаларга шатлык бүләк итәргә

Яңа ел алдыннан "Радость детства" хәйрия фонды балалар церебраль параличы белән авыручы балаларга ярдәм итү йөзеннән "Мелочь - не мелочь!" акциясен үткәрә. Әлеге хәйрия фонды үзенең эшчәнлеген быел башлап җибәрде һәм берничә кампанияне уңышлы үткәрде, ул коммерция булмаган оешма һәм каты авыручы балаларга ярдәм күрсәтү өчен акча җыю белән шөгыльләнә....

Яңа ел алдыннан "Радость детства" хәйрия фонды балалар церебраль параличы белән авыручы балаларга ярдәм итү йөзеннән "Мелочь - не мелочь!" акциясен үткәрә.

Әлеге хәйрия фонды үзенең эшчәнлеген быел башлап җибәрде һәм берничә кампанияне уңышлы үткәрде, ул коммерция булмаган оешма һәм каты авыручы балаларга ярдәм күрсәтү өчен акча җыю белән шөгыльләнә.
Район кешеләре игътибарына дәвалауга акча кирәк булган балалар турында хәбәр тәкъдим итәбез.
Маликов Эмиль (3 яшь, Әлмәт). Диагнозы: ДЦП, спастик тетрапарез, Веста синдромы (эпилепсия), күрү нервысы өлешчә зәгыйфьләнгән. Малайны Чиләбе шәһәрендәге "Сакура" медицина үзәгендә дәвалауга 99500 сум акча кирәк. Эмиль - гаиләдә әти-әнисенең бик яраткан икенче балалары. Ул утырмый диярлек һәм үзлегеннән басып та тора алмый. Тик өч ел өзлексез тырышып эшләү эчендә бераз алга китеш бар: элек Эмиль сөйләмне аңламаса, хәзер шигырьләрне исендә калдыра, унга кадәр саный, фикер йөртә һәм сөйләшә ала. Хәзер аңа дәвалау массажы, энә кирәк.
Элина Мамедова (4 яшь, Яр Чаллы).
Элинаның әнисе Елена әйтүенчә, ул да гаиләдә көтеп алынган бала. Апасы белән яшь аермасы - 14 ел. Балага ике ай булганда үсеше тоткарлануын күреп алдым. Нәкъ шул вакытта эпилепсия өянәкләре башланды. Шуннан соң табибларга күрсәтергә ашыктым. Казанга барып баш миенә МРТ уздырдык. Шулай итеп сабыйга ДЦП диагнозы куелды. Татарстан табиблары, баланың хәле бик авыр, дип, ярдәм итә алмаганнарын әйтте. Шуннан соң Санкт-Петербург белгечләренә күрсәтеп карадым. Аннан да җылы сүз ишетмәдем. Аптырагач, 2011 елда Германиягә юл тоттык. Алар исә, баш мие дөрес формалашкан, әмма андагы ак матдәдә үзгәрешләр бар, дип җавап бирделәр. Моның өчен реабилитация узу кирәклеген әйттеләр. Гаиләнең исә моңа мөмкинлеге юк.
Күптән түгел балага махсус костюм сатып алганнар. Хәзер исә "МОТОмед" тренажерын алмакчылар. Әйе, анысына да акча кирәк. Ә Елена авыру баласын берүзе тәрбияли. "Эштән административ ял алып бала карыйм. Очын-очка ялгап яшибез", - ди ул. Ә тренажер исә 269 мең сум тора. Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, аларга ярдәм йөзеннән "Радость детства" хәйрия фонды да акча җыя башлаган инде. "Башта башын да тотмаган, сөйләшә дә алмаган кызымда уңай якка үзгәрешләр сизелә. Баламны аякка бастырасым, терелтәсем килә", - ди әнисе. Әнисенең телефон номерлары: 8 (8552) 39-89-43, 8-9172-541-024 (кәрәзле).
Арабызда кеше хәленә битараф булмаган газета укучылар булса, Эмиль һәм Элинага ярдәм итсеннәр иде. Моның өчен "Радость детства" хәйрия фондына түбәндәге реквизитлар аша акча күчерергә була.
Эмиль һәм Элинага дәвалау үткәрүгә акча күчерү өчен банк реквизитлары:
ИНН 1659124296
КПП 165901001
ОГРН 1121600000796
420139, г. Казань, ул. Ю.Фучика, 91, оф.19
Тел.: 7 (843) 258-31-24, 211-41-49
р/с 40703810424640004020
в филиале №6318 Банка ВТБ24 (ЗАО) г. Самара
БИК 043602955
к/с 30101810700000000955

Шулай ук кәрәзле телефоннан 7715 номерына ФОНД сүзе белән суммасын күрсәтеп смс җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев