Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Шатлык белән сагыш янәшә

6 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Алексеевск районының Зур Полянка картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фондыннан Гөлнара Садыйкова җитәкчелегендә делегация килеп китте. Алар белән бергә Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт һәм соиаль яклау бүлеге хезмәткәре Ольга Кладова да килгән иде. Гөлнара Фәрит кызы үзенең ярдәмчесе белән...

6 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Алексеевск районының Зур Полянка картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фондыннан Гөлнара Садыйкова җитәкчелегендә делегация килеп китте. Алар белән бергә Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт һәм соиаль яклау бүлеге хезмәткәре Ольга Кладова да килгән иде.

Гөлнара Фәрит кызы үзенең ярдәмчесе белән картлар йортына памперслар, медикаментлар һәм дымлы салфеткалар алып килгән иде. Бу чара 1 декабрьдән 10ына кадәр үткәрелә торган инвалидлар ункөнлегенә туры китерелде.
Чараны башлап, Гөлнара Фәрит кызы җыелган кешеләрне бәйрәм белән котлаганнан соң, популяр эстрада җырчысы Рамил Хәйретдинов аларга бик матур концерт күрсәтте. Концертта татарча да, русча да җырлар башкарып, карт әби-бабайларның күңелләрен күтәрде. Концертта Салават репертуарындагы җырлар да, сугыш чоры җырлары да бар иде. Әби-бабайлар җырчыга кушылып җырладылар, аның белән бергә биеделәр. Җырчыны бик яраттылар, хәтта аның белән бергә фоторәсемгә дә төштеләр.
Концерт барган арада мин интернатның өлкән шәфкать туташы Валентина Исаева белән дә сөйләшеп алырга өлгердем. Ул болай дип сөйләп китте: "Биредә 49 кеше яши: 33-ир-ат, 16-хатын-кыз. Урын өстендә генә ятучы өлкән яшьтәге кешеләр күп, алар һәрчак ярдәмгә мохтажлар. Аларны намуслы һәм хезмәт сөючән персонал карый. Бездәге контингент төрле. Күбесе ялгыз карт-карчык. Кайсыларының яшь вакытта гаилә тормышы килеп чыкмаган да, бирегә килеп эләккән, кайберләре тома ятимнәр-балалары да, туганнары да юк. Кайберләренең өйләре булса да, аны һәм үзләрен карый алмыйлар. Күбесе үзебезнең районнан, Чистай, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш районнарыннан, Казаннан килүчеләр дә бар. Алар өчен бөтен шартлар тудырылган. 49 кешенең 43е-инвалид. Памперсларны, техник чараларны һәм даруларны алар өчен алабыз. Алексеевск үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге дә һәрвакыт булышып тора. Мөселман бәйрәмнәрендә кешеләр күп киләләр. Бүләкләр алып киләләр. "Алексеевск керамикасы" ААҖ, "Алексеевскдорстрой" ААҖ җитәкчеләре дә ярдәм итә. Район хакимиятенең ярдәме дә зур".
Концерттан соң Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Фәрит кызы, бу әле безнең соңгы очрашуыбыз булмас,-диде.-Казаннан бирегә ераграк, әлбәттә, ләкин килергә тырышырбыз. Сезнең белән танышуыбызга, күрешүебезгә бик шатбыз. Сезне бу дата һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, әгәр Яңа елга кадәр күрешмәсәк, 2013 елда барыбер очрашырбыз. Шундый ук бәйрәмне Югары Ослан картлар йортында да ясаган идек. Бик җылы каршы алдылар. Аларга бит күп тә кирәкми, әзрәк күңелләрен күтәрсәң, шул җитә. Шуңа күрә бирегә дә килергә булдык. Алып килгән әйберләребезне сатып алмадык. Акция үткәрдек тә, кешеләр китерде".
Әби-бабайлар алар-ның килүеннән бик канәгать булдылар, рәхмәт әйтеп, озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев