Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иң яңа хәбәрләр

Коры Көрнәленең үткәне һәм бүгенгесе!

Газетабызның иң актив хәбәрчесе Алсу НӘҖМЕТДИНОВА күптән түгел Коры Көрнәле авылында узган авыл чарасыннан соң, газетабызга үзенең мәкаләсен юллаган.

800 ел... Күпме бу, азмы... Төрле мәдәниятле халык яшәгән төбәк турында гына уйласаң, бу күп тә түгел кебек. Кабер ташларына карап кына бу еллар турында язсаң, әле аңа кадәр дә кеше яшәгәндер бу җирләрдә дигән уйлар да килә башка. Шулай да, ни буласы булган, халык яшәгән, тарихы гаҗәеп бу авылның.


Шундый матур елга ярына, гүзәл табигать кочагына урнашкан ата-бабалар бу авылга. Ханбикә белән бәй, киң яланда узып барышлый тукталып, әлеге җирнең тылсым көчен сизеп: “Матур киң далалар авылдан күренеп торсын, ә авыл су буенда, елга ярына урнашсын, кырларда иген игелсен, яшьләр чишмә буйларында җыру сузсыннар, аулак өйләр оештырылсын, диеп хыялланганнар.

 

Яланда иң матур җирне сайлап алып: “Әнә теге матур кыр күренә әле, Күрнәле  диеп исем кушканнар бу авылга. Ни генә булмасын, авыл барлыкка килгән, яши, ул бар...


Татар авыллары тарихында үзәк урыннарның берсен авыл мәчетләре, аның мәхәллә тарихлары биләп тора. Һәр нәрсәнең үз тарихы булган кебек,  Коры Көрнәле авылының тарихы зур. Ташъяма һәйкәлләр, мөридләр нәселенә бәйле каберлек өстендәге төрбә-мовзолей, тарихи чыганаклар –  барысы да әлеге авылның 800 еллар элек барлыкка килүен ачыкларга ярдәм итүчеләр.  


Соңгы елларда нәсел тарихы белән кызыксынган, ата - бабаларның ерак буыннары турында мәгълүматлар тупларга теләгән кешеләр көннән-көн күбәя бара.


Коры Көрнәле авылы Татарстан табигатенең матур һәм тарихи бер почмагында, урманнарга, елга күлләргә бай җиренә урнашкан. Тик шулай да авылның төп байлыгы – аның гади, киң күңелле, тырыш һәм хезмәт сөючән кешеләредер, мөгаен... Кемнәр генә юк алар арасында: игенче һәм механизаторлар дисеңме, укытучы һәм инженерлар, артистлар һәм генераллар, тагын бихисап күп һөнәр ияләрен, күренекле шәхесләрне илгә бүләк иткән әлеге авыл.

 

Советлар Союзы герое Хәбибулла  Нәбиулла улы  Хәйруллинны, генерал майор Зәки Йосыф улы Кутлинны,  үзенең хәрби бурычын үтәгәндә Әфганстанда  һәлак булган Фәрит  Галимҗан улы Шәйдуллинны биргән.   Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган  93  авылдаш...  

 

Көрнәле авылының  яшәешендә элек- электән   ярдәм итеп килгән  Сәфиуллин Рәфкать  Фәйзулла улы,  Сөнгатуллин Ринат  Нәбиулла улы,  Хөснуллин Марат Шакирҗан улы, Бәширов Зиннур Закир улын атап үтми мөмкин түгел.

 


Күптән түгел генә  Коры Көрнәле авылының 800 еллык бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәмне оештыруны башлап йөрүче күп еллар Татарстан Республикасында югары постларда эшләгән, зур оешмалар җитәкләгән  Бәширов Зиннур Закирович булды. Ул эшне Алексеевск хакимиятеннән, хуҗалардан рөхсәт алудан башлады.

 

Бер бәйрәм дә җиңел генә үтми, аны әзерләү һәм үткәрүгә күп көч куелганда гына ул күңелле үтә һәм халык күңеленә барып җитә. Бәйрәм матур, күңелле, истәлекле булып күңелләрдә калсын өчен мәдәният йорты мөдире Дилбәр Бәдертдин кызы Казакова үзешчән артистлар белән берлектә зур эш алып барды.  Көтелгән көн килеп тә җитте.

 

Иртәдән үк  авыл ягына шунда туып үскән халык агыла башлады. Мәдәният йортында милли моңнар ишетелә.Татар халкы киемнәрен кигән “Алтын ай” фольклор коллективы бер якта, чәк-чәк, бавырсаклар тоткан кыз белән егет икенче якта  басып торалар, шул рәвешчә кунакларны каршы алалар.


Фойеда күргәзмәләр. Аларда авыл тарихы, халыкның кул эшләре... бар җирдә бәйрәм рухы.
  Күптән бер - берләрен күрмәгән авыл халкы күрешә, кочаклаша, хәл - әхвәл сораша. Бер-берләрен танымый торучылар да бар. Чөнки күп еллар үткән, күп сулар аккан.

 

Бәйрәмне күп еллардан бирле авыл мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән мәдәният йорты җитәкчесе Дилбәр  Казакова ачып җибәрде. Ул Коры Көрнәле халкын һәм кайткан кунакларны 800 еллык бәйрәм белән котлады, теләкләр теләде,  бергәләшеп күңел ачарга чакырды.


Өч сайлау сезонында авыл халкы үзенең тавышын биреп сайлап куйган һәм хәзергесе көндә авылдашларының четерекле мәсьәләләрен чишүдә ярдәм күрсәтүче авыл җирлеге башлыгы Медведев Хәмит Абдулхак улына котлау сүзе бирелде. Ул кайткан кунакларны, авыл халкын бәйрәм белән котлады.


“Алтын ай” коллективы гармунга кушылып Көрнәле җырын җырлады.
Бәйрәмне мәдәният йортында хакимият башлыгы урынбасары Николай Петрович Чурин  дәвам итте. Ул шушы елларда Көрнәле тарихында эз калдырган кешеләргә район   хакимиятеннән һәм башкарма комитет җитәкчесе исеменнән Мактау грамоталары тапшырды.


Фәннәр Академиясеннән килгән галим, шушы бәйрәмгә аталап,  Зиннур әфәнде инициативасы белән чыгарылган “Коры Көрнәле тарихы ”  китабы авторы Гомәров Илһам Госман улына сүз бирелде. Театральләштерелгән тамаша мәдәният йортына җыелган бар халыкны шаккаттырды.

 

Коры Көрнәле авылының килеп чыгуы турында риваятьне автор Дилбәр Казакова һәм Кр. Баран авылы клуб мөдире Володя Анисимов сәхнәләштерде. Уракчы кызлар биюе, яшьләр җырлары, кичке уеннар, аулак өй күренешләре белән үрелеп барды.

 

Авыл мәдәният йорты үзешчән артистларының чыгышын караганда халык үзен Камал  театры залында булгандай хис итте, тирән дулкынлану кичерде. Күбесенең күзләре дә яшьләнде...  Мәдәният йортының залына гына сыймыйча фоейда да урын алган халык гөрләтеп кул чапты.


Бәйрәмгә Зиннур Зәкирович Казаннан мәртәбәле артистлар чакырган иде: алып баручы конферансье Рәшит Сабиров, җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, гармунчы Азат Хәлимов, Зиннур Закирович сүзләренә язылган “Көрнәле ” җырын телеканалларда клип белән яңгыратып торган Фердинант Сәлахов та, көр тавышлы Ярамир да бәйрәмне бизәделәр.


Туган  авылында гомер итүче, 30 елдан артык гомерен мәктәпкә һәм балаларга багышлаган укытучы, тарихчы, татар милләтен күтәрүче, Көрнәле музеена эз салучы, авыл тарихын өйрәнүче, чыгарылган китапка бик күп материаллар туплап бирүче – Коры Көрнәле кызы Фәтыйхова Резидә бик күп кызыклы материаллар белән таныштырды.


Читкә киткән авылдашлар туган якны сагынып кайталар, социаль челтәрләрдә аралашалар. “ВКонтакте” төркемендә  “Туган авылым”  төркемен булдыручы, җаваплы администратор Көрнәле авылыннан чыккан, күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән  Гөлфинә Вәлиуллина- Гусева авыл тормышы белән бик кызыксына. Озак еллар  район мәдәният йортында эшләүче шушы  авыл кызы Гөлфәния Казилова, “Көрнәле егетләре” ансамбле чыгышлары да халык күңеленә хуш килде.


Туган ягы халкы белән очрашуга килгән халык чәй эчте. Аралашты. Биеде, җырлады, рәхәтләнеп үзенең авылында күңел ачты.


8 гасыр вакыт эчендә нинди генә вакыйга булмаган, кемнәр генә яшәмәгән авылда... Хәзергесе көндә  120  хуҗалык бар. Иң - иң патриот кешеләр яшәп яталар биредә.
Авылның киләчәге бар һәм булырга тиеш. Яшь гаиләләрдә балалар үсә. Үсмер егетләр авылны яраталар, башка җиргә чыгып китәселәре килми. Җәй көне авыл урамнары әбиләренә кунакка кайткан балалар тавышына тула.     


Көрнәленең иң калку урыныда кешеләргә иман, нур сибүче көмеш манаралы мәчет салынган. Һәр көнне моңлы азан яңгырый, авылның яше-карты мәчеттә намаз укый, вәгазь тыңлый. Халык төрле авырлыкларны: көчләп чукындыру, мәчет манараларын кисү, җимерү кебек вәхшилекләрне күрсә дә динен сатмаган, югалтмаган.

 

Мәдәниятле, белемле, шәригать кушканча яшәү канына сеңгән   халык, мондый куркыныч хәлләргә каршы тора алган, дини йолаларны, ата-бабаларыннан килгән гореф-гадәтләрне Коръән кушканча үтәп килгән.


Елганың икенче ярында  китапханә һәм медицина пунктын берләштергән  матур  мәдәният йорты бинасы балкый.   Кибетләре дә халыкка хезмәт күрсәтә.


Авыл кешеләре белән матур.  Бүгенгесе көндә 337 кеше санала. Авылдашларны берләштергән урыннар бихисап. Табигать кочагында “Тигәнәле буасы”, Елга буе, Сабантуй мәйданы һәм мәдәният йорты. Көрнәле халкы ялт иттереп эшли дә, гөрләтеп бәйрәм дә итә белә.


“Алтын ай” фольклор коллективы авылны гына түгел районны шаулатып чыгышлар ясый. “Кабартма” халык театрын республикада да яхшы беләләр. Артистлары авыл кешеләре, олылары һәм кечеләре ( ике төркем балалар һәм зурлар).

 

Мәдәният хезмәткәрләре – Дилбәр белән Сәрия - яхшы эшләп, республикада алдынгы урынны алып, мәдәният йортына грант оттылар, һәм экран белән проектор алып куйдылар. Биредә патриотик чаралар: авылга- авылдашларга багышланып уздырыла.

 

Яшьлек елларын сагынып Аулак өйләр үткәрелә, халык уеннары уйнатыла.
Шундый кичәләрдән соң кеше берничә көн хыялында яши.Ә язмыш кушуы белән төрле җирдә гомер итсә дә, туган җирен исеннән чыгармый сагынып яшәгән халык Зиннур Закир улы иҗат иткән    

                    
Көрнәлемнең үрләреннән
Карадым күлләренә....
Кайтам әле Көрнәлемә
Сагынган көннәремдә


җырын көйли-көйли     үзләренә яңа көч һәм илһам алып өйләренә таралыштылар.  
Туган җир... Туган туфрак... Кендек каны тамган изге урын. Кешенең гомере буена җанында яши, йөрәген җылыта, рухландыра, канатландыра. Анда ата- баба рухы хөкем сөрә.

...Бәйрәм гөрли туган авылымда,
  бушап калган йортлар җанлана.
Оныклары, күптән вафат булган
 бабаларын уйлап моңлана.
Үлән баскан буп-буш нигезләрен
эзләп таба күптән киткәннәр.
Ераклардан кайта күңелендә
туган якның моңын йөрткәннәр.
...Бик кечкенә инде туган авылым
Яши бары бабай - әбиләр,
Ләкин быел менә, зурдан кубып
бәйрәм ясады Көрнәлеләр!

Бәйрәм чыннан да бик матур узды. Бәйрәмгә әзерләнү чорында яңартылган юллар, мәдәният йорты янында үткәрелгән төзекләндерү эшләре өчен авыл халкы Алексеевск  хакимиятенә рәхмәтле. Бәйрәмне оештыручы, башлап йөрүчеләргә дә теләкләрнең иң изгесе. Ә иң зур рәхмәт туган туфракка.

 

Туган авыл яшәгәндә, кайтып керер туганнарың булганда, саф сулы чишмәләрең, тәгәрәп аунар газиз җирең булганда – бу иң зур бәхет. Яшәсен ата-баба рухы белән сугарылган изге җир! Туган көнең – 800 яшең  белән  Көрнәле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев