Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскида фильм төшерәчәкләр

Яшь талантлы режиссер кастингына кечкенә театраллар һәм башкалар килде.

Кинода рольгә дәгъва кылучы 60 малай Сергей Батаев кастингында катнашты.
Бу көннәрдә яшь режиссер район башлыгы Сергей Демидов белән очрашты. Очрашу барышында сүз яңа фильм турында барды, аны төшерү, режиссерның нияте буенча, Алексеевск районында узарга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, 9 майда Сергей Батаевның кыска метражлы «Старый вояка» премьерасы булды. Картинадагы төп рольне СССРның халык артисты һәм «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры Владимир Этуш уйнады.
Ә агымдагы елның июль аенда Сергей Батаев үзенең иҗат командасы белән мәңгелек аталар һәм балалар темасына кагылышлы кинофильм төшерүне башлап җибәрергә ниятли.
Якташыбызның яңа фильмы өчен «Кама» кинотеатрында актерлар сайлап алу узды.
Режиссер балалар алдына катлаулы бурычлар куйды. Малайлар, хыялларга бирелеп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Балалар үзләренең тормышларыннан берәр кызыклы вакыйга турында, мәсәлләр, шигырьләр сөйләделәр. Режиссерга беренче булып күренер өчен ике сәгать алдан килүчеләр дә булды. Шуларның берсе Таһир Мортазин иде. Ул иң беренче булып кинотеатрга килгән. Малай әйтүенчә, ул бу фильмда төшәргә тели, шуңа күрә кастингка да  иртәрәк килгән.
«Бу фильмның актеры итем сайлап алынсам бик әйбәт булыр иде. Өстәвенә, минем кастинглар узу тәҗрибәм бар инде: мин «Ералаш»ка сайлап алуны уздым, тик ул чакта, кызганычка каршы, бара алмыйча калдым».
Барысы да бу чарага зур кызыксыну белән карадылар. Балаларның күбесе сынауларга әти-әниләре белән килгән.
«Мин улымның кинога төшүдә катнашу теләген хуплыйм. Тырышып карасын. Бу өйдә утырудан күбкә әйбәтрәк», - ди Дмитрий Бурмистров.
«Бу безнең өчен гадәти булмаган вакыйга. Анда катнашу безнең балаларга, беркая да үтмәсәләр дә  яңалык булып тора, тәҗрибә бирә», - ди Анна Дубицкая.
Кастинг дүрт сәгать дәвамында барды. Һәр балага нибары 2-5 минут вакыт бирелде. Бу баланың режиссерның биремен ничек тиз башкаруына һәм актерлык сәләтен күрсәтүенә бәйле иде.
Кинопроба башланыр алдыннан Сергей Батаев фильм турында сөйләде, балалар һәм аларның әти-әниләре белән оештыру моментлары турында фикер алышты. Төп шарт – ул мәҗбүрилек. Әгәр баланы рольгә расласалар, бер атна дәвамында төшерү процессында катнашырга, текстны өйрәнергә, режиссерның һәм төшерү төркеменең барлык таләпләрен үтәргә кирәк булачак.
«Бойцовская рыбка из села Речное» исемле кыска метражлы фильмны төшерү июльнең беренче яртысына күздә тотыла һәм ул Алексеевск районы территориясендә узачак.
Сергей Батаев үзе сайлап алу тәмамланганнан соң алексеевскилыларга аның эшенә кызыксынулары һәм кастингны үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде: «Хөрмәтле якташлар. Без иҗади командам белән безнең Алексеевск районында фильм төшерергә булдык. Актерларны эзләүдә без кастинг уздырдык, анда районыбыздан бик күп малайлар катнашты һәм аларның кайберләре безнең яңа фильмны төшерүдә катнашыр дип өметләнәм. Ул әтиләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланачак. Анда без балалар хыялы турында, баланың бу яшьтә нинди вакыйгалар һәм авырлыклар белән очрашуы һәм аларны ничек җинеп чыгуы турында сөйләячәкбез. Премьераны без «Кама» кинотеатрында үткәрергә фаразлыйбыз. Бу кастингта катнашканнары өчен Алексеевск балаларына һәм аларның әти-әниләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Экраннарда очрашканчыга кадәр».


Сергей Батаев –Алексеевкида туа. 2011 елда “драма актеры” белгечлеге буенча Казан театр училищесын тәмамлый. 2015 елда ГИТИСны, а ике елдан соң Никита Михалков җитәкчелеге астында Кинематография һәм театр сәнгате академиясен тәмамлый. 2018 елдан ул Мәскәү дәүләт киноактерлар театрының труппасында эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев