Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү көне белән! Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, район кешеләре!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм.

Кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның тәмамлануы турында бөтен дөньяга хәбәр иткән Җиңү салюты залплары тынып калганнан бирле җитмеш өч ел вакыт узып китте. Бу – шатлык һәм бөтен дөньяда миллионнарча кешеләрнең киләчәгенә, ирегенә һәм абруена хокукын яклап гомерен биргән кешеләрне искә алу көне.

 

Сугыш елларында районыбызга 6827 кеше кире әйләнеп кайтмады. Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларыбызның исемнәре мәңгелеккә Хәтер Китабына кертелде.

 Алдыгызда баш иябез, кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм безгә тыныч тормышта яшәргә, эшләргә, яратырга, балаларыбызга һәм оныкларыбызга шатланырга мөмкинлек биргән Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән бөтен кеше!

 

Һәркайсыбызның изге бурычы – Ватанны саклау хакына фидакарьләрчә үлемгә барган һәр карыш җир, тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән кешеләр турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру.

 

Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаучыларның үлемсез батырлыгы йөрәкләребездә мәңге калачак. Киләчәк буыннарның барысы өчен дә сезнең тормыш батырлык, югары ватаппәрвәрлек һәм рухи бөеклек үрнәге булачак.

 

Җиребезгә тыныч күк астында яшәү һәм хезмәт итү мөмкинлеген бүләк иткән кешеләр турындагы күркәм истәлек йөрәкләребездә мәңге саклансын! Хөрмәтле ветеран-фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, алексеевскилылар, сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм! Бәхет, тынычлык, яхшылык, тыныч Җирдә озак һәм бәхетле яшәвегезне телим.

 

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев