Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олуг бәйрәм алдыннан Биләрдә мәчет ачылды

Узган пәнҗешәмбедә Биләр авылында яңа мәчет ачылу тантанасы булды. Авыл мөселманнары өчен чын бәйрәм булган әлеге чарада район башлыгы Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин, “Алексеевскдорстрой” Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев һәм Бюджет, салым һәм финанс мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты.

Моңарчы ничек иде

Яңа мәчет төзелгәнчегә кадәр намаз гыйбадәт йортында укылды. Бина дин тотучылар өчен җайлаштырылган, ләкин үзенә барлык дин тотучыларны да сыйдыра алмый иде. Һәм менә 2019 елның 28 октябрендә Биләр җирендә Аллаһ йортына нигез салынды.

 

Хәзер биредә ничек

Бер ел дигәндә “Алексеевскдорстрой” ААҖ оешмасы исәбенә яңа мәчет төзелде, ул пәнҗешәмбе көнне кунаклар һәм дин тотучылар өчен үз ишекләрен ачты. Шул ук көнне биредә беренче намаз да укылды. Яңа мәчет 30 кешене сыйдыра ала.

 

Котлаулар

Район башлыгы Биләр җирлегендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте: “Бүген сезнең зур бәйрәмегез, тарихи вакыйга. Сезнең җирлек территориясендә мәчет барлыкка килде. Ул барлык мөселманнарны бергә җыячагына шигем юк. Әлеге изге эшкә үзләреннән зур өлеш керткән төзүчеләр, хәйриячеләрне изге гамәлләре өчен хөрмәтлисе килә. Изге гамәлләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын”.

Баш мөфти Камил Сәмигуллин җыелучыларны бу бөек көн белән котлады һәм вәгазь сөйләде. Ул чираттагы тапкыр дин тотучыларны дин юлында булырга өндәде, биредә булучыларга һәм барлык кешеләргә дә тынычлык, иминлек теләде, бәйрәмнең мәгънәсен һәм әһәмиятен билгеләп үтте.

Биләр халкын «Алексеевскдорстрой» предприятиесенең Директорлар советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та котлады: “Мәчетегез һәрчак ачык һәм иман белән тулы булсын. Анда гыйбадәт кылучылар саны артканнан арта барсын. Районыбыз күп милләтле. Бу безне берләштерә. Барыгызга да иман байлыгы, күңел тынычлыгы телим”.

Алексеевск районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков шулай ук дин кардәшләребезгә шушы изге һәм әһәмиятле вакыйгалар уңаеннан ихлас котлаулар белән мөрәҗәгать итте: “Әлеге мәчет барлык мөселманнарның иман йорты булып бөтен кешене дә үзенә тартып торсын. Изге эшләрдә барыбыз да бергә дус-тату булып, мөселман булсынмы, башка дин әһелләреме, изге эшләребез күп булсын. Чөнки изге Коръәндә дә изгелек кылырга ашыгыгыз диелә бит”.

 

Бүләкләр

Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Биләр авылы мәчетен төзүдә тырыш һәм намуслы хезмәтләре, югары җаваплылыклары һәм эшне төгәл оештырулары өчен Алексеевск районының Үзәкләштерелгән дини оешмасы - Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте «Стройдорсервис+» ЧҖҖның балта остасы Салахиев Ирек Нуриҗан улы һәм «Стройдорсервис+» ЧҖҖның штукатур – маляры Падиярова Әминә Зыятдин кызы бүләкләнделәр.

Шулай ук район башлыгы Сергей Демидов Фоат Вәлиевка әлеге изге Аллаһ йортын төзүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде: “Алексеевск районының Үзәкләштерелгән дини оешмасы - Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенең Биләр авылы мәхәлләсен төзүдә хәйрия эшчәнлегегез өчен сезгә зур рәхмәт әйтәм. Фоат Вәли улы, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм башкаларга күрсәткән игелекләрегез үзегезгә меңе белән артып кайтсын”.

Алексеевск районы мөхтәсибәтенең Биләр авылы мәхәлләсенә акчалата сертификат тапшырылды.

 

Сүз Биләрдә яшәүчеләргә бирелә

“Шатлыгыбызны әйтеп бетергесез. Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызны ишетте һәм хәзер безнең җирлектә дә Аллаһ йорты барлыкка килде. Әлеге мәчетне төзүчеләргә Аллаһ әҗерләрен бирсен иде. Аларга һәм аларның гаиләләренә нык сәламәтлек”, телим диде Зөлфия Ибраһимова.

Мәчетне тантаналы төстә ачканнан соң шунда ук намаз да укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев