Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укучылар мәктәп белән саубуллашалар һәм имтиханнарга әзерләнәләр

Хәерле юл, балалар!

Киләчәккә планнары белән кичәге укучылар – 1 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар уртаклашты. Сыйныф җитәкчесе Лариса Анатольевна Толпегина балаларга уңышлар теләде.

Адель Романов: «Киләчәккә планнарым турында сөйләгәнче, мин бераз мәктәбем турында сөйләргә теләр идем. Чынлыкта, 11 ел белем алган мәктәп белән, сыйныфташлар, укытучылар белән аерылышу бик авыр, шулай ук уку елы азагы без теләгәнчә бик шатлыклы тәмамланмады. Чөнки уку елы ахырына ике ай калгач, укучылар дистанцион рәвештә укый башладылар. Нәкъ менә шул вакытта без мәктәптә парта артында утырырга теләдек, чөнки ике айдан соң без инде башка бер-беребез белән янәшә утырмаячакбыз, бер-беребезгә җаваплар бирешмәячәкбез... Шулай ук мәктәп мине күп нәрсәгә өйрәтте: ул миңа тормышта үз урынымны табу өчен кирәкле белем бирде.

Беренче укытучымны һәм барлык укытучыларны да рәхмәт сүзләре белән искә алачакмын. Бүгенге көннең максаты – БДИны уңышлы тапшыру һәм хыялымны тормышка ашыру».

Синякова Ольга: «Яраткан мәктәбемдә 11 ел үтеп тә китте. Шундый озын юл узгач, 5 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр булган сыйныф җитәкчебез турында сөйләргә телим. Бу Лариса Анатольевна Толпегина. Ул бишенче сыйныфта безне яңа укучылар кебек кенә түгел, ә үз балалары кебек каршы алды. Башта барыбызга да бик авыр булды, әмма шатлык-куанычлар аша ул безнең белән бергә, кулга-кул тотынышып узды. Нәкъ менә ул безне бердәм коллектив булырга, проблемалар белән очрашырга һәм аларны мөстәкыйль хәл итәргә курыкмаган кешеләр булырга өйрәтте, чөнки бу күнекмә олы тормышыбызда безгә бик кирәк булачак. Шуңа күрә мин Лариса Анатольевнага зур рәхмәт әйтәсем килә!»

Харитонова Антонина: «Мин 11 нче сыйныфны тәмамлыйм һәм мәктәптә беренче елларымны искә төшермичә булдыра алмыйм. Башлангыч мәктәптә беренче сыйныф җитәкчем Косова Татьяна Анатольевна иде, ул бөтен сыйныф өчен дә икенче әни булды. Нәкъ менә ул безне тырыш, игелекле һәм хезмәт сөючән булырга өйрәтте. Татьяна Анатольевна безнең талантларны үстерергә булышты һәм һәрвакыт безнең башлангычларыбызда төп ярдәмчебез булды. Һәм хәзер дә, мәктәпне тәмамлаганда, беренче укытучыма барысы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Татьяна Анатольевна, зур рәхмәт сезгә!»

Ширыбырова Светлана: «Олы тормыш алдында басып торган вакытта, башлангыч сыйныф укытучым Надежда Юрьевна Толпегинага рәхмәт әйтәсем килә. Нәкъ менә ул безнең өчен икенче әни булды. Надежда Юрьевна һәр укучы өчен чын күңеленнән борчылып торды, начар билгеләр, ызгыш-талашлар булганда кайгырды, шатлыкларыбыз һәм җиңүләребезне бүлешеп, шатланды. Ул һәрвакытта да безгә ярдәм итте һәм безнең уртак казанышларыбызга ышанды. Аның сабырлыгы, игелеклелеге, ярдәме өчен рәхмәт аңа».

Владислав Воронин: «Кадерле укытучыларыбыз! 11 «А» сыйныфын тәмамлаучылар һәм шәхсән үз исемемнән сезне уку елы тәмамлану һәм укучыларның чираттагы уңышлы чыгарылышы белән котлыйм. Мәктәптә бергә үткәргән озак еллардан соң аерылышуы бик моңсу... Без сезне сагыначакбыз. Сезнең белән тагын бер тапкыр очрашырга туры килер әле дип өметләнәбез. Дәресләрне кызыклы, күңелле иткәнегез һәм безне уку белән мавыктырганыгыз өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Бу безгә мәктәп тормышын җиңеләйтте. Безгә мәктәпкә көн саен әйләнеп кайтырга теләк булдырган мохитне тудыруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезне һәм мәктәбебезне бары тик җылы яктан гына истә калдыруыбыз өчен рәхмәт. Сезгә тыңлаучан һәм зирәк укучылар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!»

“Заря” (Таң) редакциясе коллективы да чыгарылыш укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлый һәм аларга бу тормышта бары тик ак юллар гына тели.

«Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Менә сезнең балачак, мәктәп белән саубуллашу мизгеле дә килеп җитте. Әле күптән түгел генә сез беренче линейкага килгән идегез. Зур, ак бантлар, зур чәчәк бәйләмнәре, шатлыклы елмаюлар... Унбер ел үтеп тә киткән. Һәм менә безнең алдыбызда - җитди карашлы һәм тормышка планнары булган егетләр һәм кызлар. Бүген, сезнең белән саубуллашканда, сезне алда мавыктыргыч, кызыклы тормыш көтәчәген әйтәсем килә. Үз-үзегезгә ышаныгыз, кыенлыкларны җиңеп чыгыгыз. Намус белән укыгыз һәм эшләгез. Сезнең барысы да әйбәт булачагына һәм барлык хыялларыгыз да чынга ашачагына ышанам. Хәерле юл сезгә»!

Сезнең алда олы сынау тора,

Сез торасыз юллар чатында.

Сезнең алда төрле юллар ята,

Төрле якка юллар чакыра.

Кайсы гына юлны сайласаң да,

Туры юлдан, бала, туры бар.

Мәктәбеңдә калган остазларың

Адымыңны күзләп торырлар,

– дип котлады үзенең чыгарылыш укучыларын сыйныф җитәкчесе Лариса Анатольевна Толпегина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев