Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәй көне яңа чистарту корылмалары файдалануга тапшырылачак

Алексеевск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслары министры Александр Шадриков килде.

Район башлыгы Сергей Демидов озатуында Александр Шадриков Биләрдә Биләр елгасы үзәнен чистартуның барышы белән танышты, шулай ук район үзәгендә төзелә торган чистарту корылмаларын карады. Хәзер Алексеевскида яңа чистарту корылмалары төзелешенең соңгы этабы бара. Параллель рәвештә ләм тондыру җайланмасы торгызыла. Яңа чистарту корылмалары ике бинадан тора, аларның гомуми куәте тәүлегенә 1200 кубометр. Чагыштыру өчен, егерме ел элек төзелгән гамәлдә булган чистарту корылмалары ике тапкырга азрак чистарталар.

Район башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, чистарту корылмалары суның сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, район территориясендә яңа производстволарны үстерүдә дә ярдәм итәчәк. «Иске чистарту корылмалары чистарту күләмен үти алмый. Нәтиҗәдә, район кешеләре кулланган суның сыйфаты зыян күрә. Без әлеге объектны куллануга тапшыруны түземсезлек белән көтәбез. Федераль һәм республика программалары булганы өчен без бик рәхмәтлебез, алар кысаларында бездә шундый социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бар», - дип белдерде Сергей Демидов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев