Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Даниловлар гаиләсе: «Табибларга рәхмәт. Көн-төн безнең яныбыздан китмәделәр»

Лидия Алексеевна белән Владимир Викторович covidны вакытында прививка ясату һәм табиблар ярдәме белән җиңделәр.

Даниловлар гаиләсе үлем вирусының мәкерле булуына үз тәҗрибәләрендә инандылар. Лидия Алексеевнага бераз авыррак туры килде килүен. Ул инфекция белән Алексеевск үзәк район хастаханәсенең ковид госпиталендә көрәште.

«Табиблар безнең яныбыздан бөтенләй китмәде, - дип сөйли Лидия Алексеевна, - көн-төн хәлебезне күзәттеләр. Мин хәтта шәһәр ковид госпиталендә дәваланырга туры килмәвенә шатмын. Анда мондый зур игътибар күрсәтелми дип уйлыйм, чөнки анда авыручылар да ун тапкырга күбрәк бит. Гаиләбез тарафыннан без табибларга һәм бөтен медицина персоналына профессио-нальлелекләре, битараф булмаганнары һәм безгә зур игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәбез һәм алар алдында баш иябез. М.Р. Абдуллинга, Н.В. Новиковага, Л.Н. Галиевага бик рәхмәтлебез.

Мин Алексеевск госпиталендә ковид белән көрәшкән арада, ирем авыруны өйдә уздырды. Вируска каршы көрәштә аңа Биләр амбулаториясе медиклары ярдәм итте. Без авыру һәм савыгу кебек авыр вакытны уздырып җибәрдек. Бу катлаулы

чорда безнең янәшәбездә табиблар һәм медицина хезмәткәрләре булды. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Сезгә сәламәтлек, озын гомер һәм һөнәрегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез!

Ә якташларга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсебез килә: зинһар өчен прививка ясатыгыз! Вакцина булмаса, безнең күбебез исән булмас иде инде. Бу бик мәкерле, үлемгә китерергә сәләтле авыру. Аны коллектив иммунитеты булдырмыйча җиңеп булмаячак. Әйдәгез, табибларыбызга вирусны җиңәргә ярдәм итик».

***

Шул ук вакытта Россиядә коронавирус белән авыручылар өчен ятакларның рекордлы күләмен керткәннәр.

Аларның саны 290 000 урынга кадәр арткан. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Владимир Чуланов сөйләвенчә, авыруның беренче пигы вакытында иң күбе 270 000 ятак булган.

«Буш ятаклар фонды резервы алдагы чорлар белән чагыштырганда бераз кимегән, чөнки хәзер, әлбәттә, элеккегә караганда күбрәк кеше госпитали-зацияләнгән», - дип билгеләп үтте Чуланов.

Кичә РФ Министрлар кабинетының инфекциягә каршы көрәш буенча координация советы утырышында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова хәбәр итүенчә, COVID очракларының көн саен артуы 78 төбәктә, ә кимү очраклары бары тик ике төбәктә генә күзәтелә. Авыручылар саны артуы тагын да йогышлырак дельта-штаммы таралу белән аңлатылуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев