Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Алексеевск районында терлекчелек комплексын ачуда катнашты

Сишәмбе көнне «Родина» колхозында истәлекле вакыйга булды – анда 1340 башка исәпләнгән комплексның беренче чиратын эшләтеп җибәрделәр.

Марат Җәббаров район башлыгы Сергей Демидов белән бергә «Родина»колхозының терлекчелек комплексын ачуда катнашты. Тантаналы чарада министр колхозның машина белән сыер саву операторы Вера Тюленевага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын, механизатор Илнур Шәфигуллинга һәм баш зоотехник Илгизәр Шакировка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Район башлыгы Сергей Демидов «Элита» дан Александр Чубаковка һәм «Родина» колхозыннан Линар Айзатуллинга акчалата сертификатлар тапшырды. Министр, район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин, колхоз рәисе урынбасары Илназ Әхмәтов белән бергә кызыл тасманы Вера Тюленева да кисте. Шуннан соң тантанада катнашучылар саву залын, бозаулату бүлеген һәм комплексның төзелеп килүче бүлекчәләрен карап чыктылар. Вакыйга истәлегенә комплекс территориясендә аллея салынды. «Безнең өчен бу күңелле вакыйга. Без озак вакытлар бу комплексның ничек төзелүен күзәттек. Бу ничек кыенлыклардан курыкмаска, нәтиҗәләргә ирешергә кирәк булуга матур мисал. Барлык күрсәткечләр буенча бу хуҗалык республикада иң яхшылар арасында. Монда килеп күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Хәтта рәис Ильяс Мортазьевич белән аралашсаң да. Республика ягыннан без сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Югары нәтиҗәләр бирәчәк, акча кертәчәк һәм “Родина” колхозы өчен үсеш ноктасы булачак куәтле комплекс бу. Барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм», - дип белдерде Марат Җәббаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев