Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Көн темасы

Алексеевск районында 2025 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары бәяләнде

Кадрлар район иминлеге өчен тырыша.

Алексеевскида Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегенең шәхси составы белән муниципалитет җитәкчелеге һәм хокук саклау органнарының киңәйтелгән очрашуы узды.

 

Чара 2025 елда оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм полиция алдында торган актуаль чакырулар буенча фикер алышуга багышланган иде. Район башлыгы Сергей Демидов, район суды рәисе Дмитрий Поляков, район прокуроры Фәргать Шәйхаттаров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Алексеевск районы бүлеге җитәкчесе Салават Сәгъдетдинов, шулай ук район полиция бүлегенең кадрлар составы катнашындагы очрашуда җинаятьчелеккә каршы көрәштә уңай тенденция булуы билгеләп үтелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча районда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны 20%ка кимегән.

Әмма, киңәшмәдә катнашучылар ассызыклаганча җиңел суларга иртәрәк. Әлегә даими игътибар һәм яңа алымнар таләп итә торган җитди проблемалар бар. Аларга киберҗинаятьләр үсеше, алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше һәм көнкүреш җи-наятьчелеген профилактикалау мәсьәләләре кертелде.

 

Кискен кадрлар проблемасына аерым игътибар бирелде. Хезмәткәрләр җитмәү полиция эшенең нәтиҗәлелеген тоткарлаучы төп факторларның берсе булып кала. Аны хәл итү өчен муниципаль дәрәҗәдә инде ике ел дәвамында уникаль ярдәм чарасы кулланыла — Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәләренә беренче тапкыр эшкә урнашучы белгечләргә бер тапкыр 200 мең сум акча бирелә.

 

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов әлеге программаның инициаторы һәм гамәлгә ашыручысы булып тора. Чара үзенең нәтиҗәле булуын исбатлады инде: 2024 елда мондый сертификатларны ике яңа хезмәткәр алган булса, 2025 елда — алар бишәү.

 

«Эчке эшләр органнарына ярдәм итү, хокук тәртибен саклаучыларыбызга хезмәт итү өчен лаеклы шартлар тудыру — бу район хакимияте өчен төп бурычларның берсе. Без полициядә иң яхшы белгечләр хезмәт итүен телибез һәм аларга яңа урында урнашырга ярдәм итәргә әзер», — дип билгеләп үтте Сергей Демидов.

 

Йомгаклау җыелы-шы барышында район башлыгы күптән түгел район полиция бүлегенә эшкә урнашкан хезмәткәрләргә 200 мең сумлык тагын өч сертификат тапшырды. Бу ярдәм программасының реаль вакытта эшләвен раслый.

 

«Һәр яңа грамоталы һәм инициативалы хезмәткәр — бу бөтен коллектив өчен зур шатлык. Без район җитәкчелегенә кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә реаль ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез. Бу матди ярдәм генә түгел, бу ышаныч билгесе һәм якташларыбызның иминлеген тәэмин итүдә уртак эшебезнең мөһимлеген ассызыклау», — дип билгеләп үтте Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе.

 

Очрашу азагында яңа кадрлар җәлеп итү эше дәвам ителә дип билгеләп үтелде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлегендә хәзерге вакытта үз язмышларын эчке эшләр органнарында хезмәт итү белән бәйләргә әзер булган гражданнар өчен берничә вакансия бар.

Аерым алганда, бүгенге көндә район бүлегендә тикшерү бүлеге тикшерүчеләре, полицейскийлар-машина йөртүчеләр һәм куркынычсызлык чараларын һәм объектларның террорчылыктан саклануын тәэмин итү төркеме хезмәткәрләре кирәк. Вакытлыча тоту изоляторының полиция посты, административ законнарны үтәү буенча инспектор, кинолог, дежур частенең оператив дежурные һәм полициянең участок уполномоченные вакансияләре бар.

Бүлек җитәкчелегендә билгеләп үткәнчә, нәкъ менә бу юнәлешләр хәзер тулыландыруга аеруча мохтаҗ һәм яшь белгечләргә хокук тәртибе хезмәтендә һөнәри юлларын башларга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев