Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскида узган бәйгедә үз талантларын күрсәттеләр Камааръягы прокуратурасы хезмәткәрләре

Прокуратура хезмәткәрләре арасында «Кызыл ромашка» сәнгать иҗаты бәйгесенең зона сайлап алу этабында Камааръягы зонасының җиде районыннан килгән вәкилләр катнашты.

Район мәдәният йортында катнашучыларны һәм тамашачыларны тынлы оркестр каршы алды, ә фойеда Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә оештырылды.

Прокуратура хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары үзләренең иҗади сәләтләрен алты номинациядә күрсәттеләр. Чыгыш ясаучыларның осталыгын жюри әгъзалары бәяләде. Моннан тыш, тамашачылар да артистларның чыгышларына үз фикерен җиткерде, алар үзләренә ошаган артистларны көчле алкышларга күмде. Өстәвенә, безнең район артистларын гына да түгел, күрше район вәкилләрен дә. Тамашачылар чистайлыларның номерларын аеруча җылы алкышлады.

Концерт башланыр алдыннан, катнашучыларга сәламләү сүзләре белән башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров һәм Алексеевск районы прокуроры Павел Абрамов мөрәҗәгать итте. Җиңүчеләргә һәм лауреатларга дипломнарны Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова тапшырды. Чыгыш нәтиҗәләре буенча Алексеевск прокуратурасы хезмәткәрләре «Оригиналь жанр» номинациясендә беренче урын һәм «Нәфис сүз» номинациясендә икенче урынны яуладылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларга мондый нәтиҗәләргә үзешчән сәнгать номерларында катнашкан «Радужная фантазия» театр студиясендә тәрбияләнүчеләр ярдәм итте.

«Жюри җиңүчеләрне билгеләде. Әмма тамашачалар да үз фикерләрен җиткерде, алар үзләренә ошаган артистларга актив ярдәм итте. Алар иҗатта профессионаллар түгел, әмма алар шул кадәр тырыштылар, хәтта жюри әгъзаларының да күзләре яшьләнде. Бу чын күңелдән, чиста һәм тетрәндергеч иде. Артистларга һәм тамашачыларга хис-кичерешләре өчен зур рәхмәт», - дип уртаклашты концерт азагында Юлия Наумова.

Бәйге Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Финалда катнашучылар барлык сайлап алу этапларын уздырганнан соң билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев