Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Алексеевскидагы чистарту корылмаларының җитештерүчәнлеге икеләтә артачак

2020 елда Алексеевскида яңа чистарту корылмалары файдалануга тапшырылачак

«Экология» илкүләм проекты кысаларында яңа биологик чистарту корылмаларын файдалануга тапшыру агызыла торган пычрак сулар күләмен елына 438 мең м3 күләменә киметәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслары министрлыгының икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Таһир Вәлиев төзелеп килүче объектта республика массакүләм мәгълүмат чаралары булганда матбугат туры вакытында хәбәр итте.

“Объектта эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында алып барыла. Финанслауның гомуми күләме 148 млн. сум тәшкил итә. Объектны төзүнең беренче этабына керешелде - 2 корпусны төзү эшләре алып барыла, анда киләчәктә чистарту корылмалары урнаштырылачак. Төзелеш-монтаж эшләре быел төгәлләнергә тиеш, шуннан соң чистарту җиһазларын монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләренә керешәчәкләр”, - дип билгеләп үтте Таһир Вәлиев. Ул шулай ук «Татарстан Республикасы территориясендә Иделне савыктыру» төбәк проектының максаты булып Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлешен 2024 ел азагына кадәр өч тапкыр киметү тора, дип тә өстәде. Биологик чистарту корылмасында чистартуның яңа технологияләреннән файдалану хисабына елгага агызыла торган пычрак сулар күләме елына 438 мең м3 күләменә кимиячәк.

Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Анатолий Абакумов хәбәр иткәнчә, объектны төзү кирәклеге халык саны арту белән бәйле килеп чыккан:

- Әгәр иске чистарту корылмалары тәүлегенә 600 куб. м. күләмендә ташландык сулар кабул итсә, яңасының җитештерүчәнлеге икеләтә артачак.

Объектка 15 эшче һәм монтажчы җәлеп ителгән, 30 кеше производствода өстәмә металл конструкцияләр ясау белән мәшгуль. «Эшләр төп-төгәл график буенча алып барыла», - дип хәбәр итә биологик чистарту корылмасын реконструкцияләү проекты җитәкчесе Руслан Бикулов.

Материал һәм фото ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтенеке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев