Заря
  • Рус Тат
  • «Алга» колхозы базасында муниципалитет башлыгы Сергей Демидов катнашында терлекчеләрнең гамәли семинары узды

    Санлы терлекчелек

    Сөт таксилары, мөгезле эре терлекләр өчен ванналар һәм терлекләрне ашатуда уникаль санлы системалар – бу фәнни фантастика түгел, ә бүгенге көн вәзгыяте. Тармакның тулы роботлаштырылуына кадәр, әлбәттә, ерак. Шулай да технологияләр аграрийларның тормышына нык үтеп керде, ә яңа санлы ресурслар бу фундаменталь өлкәгә керүен дәвам итә.

    Узган атнада район терлекчеләре «Алга» терлекчелек комплексына җыелдылар. Бу мөгезле эре терлекләр фермасы автономияле роботлаштырылган предприятиене хәтерләтә, анда кеше бары тик терлекләрнең баш санын арттыру процессын контрольдә генә тота. Ә ясалма интеллект биредә җитештерү процессының бер өлешенә әверелде.

    Семинар барышында энергиягә бай азык өстәмәләре куллану, терлекләрне җылы су белән тәэмин итүне оештыру, савым сыерларын асрау, ашату технологиясе һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

     

    Эшне җиңеләйтүче техника

    Терлекчеләр мөгезле эре терлекләрнең тоякларын эшкәртү буенча күрсәтмә ветеринария-санитария чаралары уздырдылар.

    Терлек абзарда булган вакытта аз хәрәкәтләнә, шул сәбәпле сыерның тоякларын эшкәртергә туры килә. Үскән тукыма формасын үзгәртә һәм ярыла, бу терлектә дискомфорт тудыра һәм аның нәтиҗәлелеген шактый киметә. Шулай ук сыерлар бер урыннан икенче урынга куып чыгарган вакытта аякларын имгәтергә мөмкин. Шуңа күрә сыерны теркәү өчен махсус механик станок кулланып, тоякларны вакытында тикшерү һәм кисү бик мөһим. Ул тоякларны тиз арада чистартырга һәм катлаулы профилактик яки дәвалау операцияләрен башкару барышында ветеринарны агрессив терлек сөзүдән дә якларга мөмкинлек бирә. Механик яки автомат күтәрткеч терлекне бераз күтәрә, өстәвенә, аның авырлыгы ныклы каешларга күчерелә, бу терлекнең аяклары идәнгә кагылмасын өчен эшләнә. Махсус каешлар белән сыерның аяклары ышанычлы итеп дүрт кырлы металл терәүгә беркетелә. Бу вакытта оператор, болгарка, резак, фреза яки пычак ярдәмендә, тиз арада тоякларны чистарта ала.

     

    Сөт таксилары

    Фермада бозауларны үстергәндә «сөт таксилары»ннан файдаланалар. Аңа урнаштырылган ингредиентлар нигезендә мондый җайланма консистенция, температура һәм башка параметрлар буенча яшь терлеккә мөмкин кадәр туры килә торган азык катнашмасын әзерли. Моннан тыш, агрегат шулай ук бозауларга үлчәмле азык таратуны да тәэмин итә, бу эшчеләрнең эшен шактый җиңеләйтә.

     

    Яңа туган бозауларны эчертү

    Бозау микрофлорасыз һәм иммунитетсыз туа. Иммунитетны ул бары тик угыз сөте ярдәмендә генә ала ала. Анда иммунитетны формалаштыру һәм киләчәктә бозаулар үсеше өчен бик кирәкле матдәләр бар. Яңа туган бозауларның беренче угыз сөтен мөмкин кадәр тизрәк алуы бик мөһим. Заманча фермаларда «угыз банкы» булдырыла, ягъни угыз сөте суыткычта саклана. Угыз сөтен бозауларга бирер алдыннан аны тиешле температурага кадәр җылыталар. Бозауларга угыз сөтен салкын килеш бирергә ярамый. Аның температурасы 42°С дан артмаска тиеш, чөнки шул шартларда гына иммуноглобулин һәм файдалы матдәләр саклана. Боларны барысын да үтәгән очракта гына угыз сөтен бозауларга эчертергә мөмкин. Моны махсус җиһазлардан башка дөрес итеп башкарып булмый. Биредә мондый техника бар. Бу бозау туганның беренче сәгатендә үк аны угыз сөте белән эчертергә мөмкинлек бирә торган җайланма.

     

    Пленар утырыш

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Газинур Мусин 2020 елның 9 ае эчендә терлекчелек эшенә йомгак ясады (безнең инфографикабызны карагыз).

    Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов тармакның яшь белгечләрен планлы рәвештә әзерләү кирәклегенә басым ясады. Шулай ук район башлыгы алга таба терлекләрнең баш саны кимүгә юл куймас өчен, мал кырылу проблемасына җентекле анализ ясарга кушты. Сүз Татарстан Республикасында авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча федераль программа кысаларында тармак хезмәткәрләре өчен торак төзү турында да барды. Мондый торак йорт инде Урта Тигәнәле авылында төзелә. Силикат кирпечтән төзелгән иркен, нык өй үзенең хуҗаларын көтә.

     

    Фермаларда сыерларны кул белән саву үткәндә калды. Әмма бозау караучы хатын-кызларның ышанычлы һәм назлы куллары әлегә бер генә агрегатны да алыштыра алмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: