Заря
  • Рус Тат
  • Алсу Нәҗметдинова: «Укытучылар кирәк булсын иде. Ә укучылар зур теләк белән туган телләрен өйрәнсеннәр иде

    Һөнәремнең киләчәген нәкъ менә шулай итеп күрәсем килә»

    - Алсу Минхәтовна, үзегез турында кыскача гына сөйләп үтегез әле, сез кайда тудыгыз? Нинди мәктәпне тәмамладыгыз? Нинди белем алдыгыз һәм кайда укыдыгыз? Тормыш сезне безнең Алексеевск районына ничек китерде.

    - Мин 1972 елның 17 августында Татарстан Республикасы Аксубай районының Түбән Татар Майна авылында тудым. 9 сыйныфны туган авылымда тәмамладым, аннан соң Аксубай районының Иске Татар Адәмсуы урта мәктәбендә өлгергәнлек аттестаты алдым һәм Казан дәүләт педагогика университетының тарих-филология факультетына укырга кердем. Аны 1995 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча тәмамладым.

    - Юеш Көрнәле мәктәбенә эшкә ничек килеп урнаштыгыз? Ни өчен авыл мәктәбендә эшләргә булдыгыз?

    - Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 1995 елдан бирле 1нче Алексеевск мәктәбендә эшләдем. Татар теле һәм әдәбияты укыттым, чөнки ул елларда татар теле укытучылары җитәрлек түгел иде. Ә 2018 елда Юеш Көрнәле мәктәбенә килеп урнаштым, чөнки 2017 елда татар телен укытуда үзгәрешләр булды, эш сәгатьләре кыскарды, мин рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барырга мәҗбүр булдым. Рус телен укытуда стажым да, тәҗрибәм дә юк иде. Юеш Көрнәле мәктәбендә эш тәкъдим иткәч, ризалаштым һәм хезмәт эшчәнлегемне авыл мәктәбендә башладым. Бер ел гына эшләп карармын дип уйладым. Ә инде дүртенче ел эшлим. Чөнки коллектив та, укучылар да бик ошады. Һәм мин күнектем дә инде. Әле өстәвенә, авыл мәктәбе балачагымны хә-терләтә.

     

    -Авыл мәктәбендә эшләүнең нинди төп кыенлыклары һәм өстенлекләре бар?

    - Эш -эш бит инде ул. Кыенлыклары, мөгаен, беренчедән, бик үк якын ара булмауда. Барып йөрергә кирәк. Икенчедән, без чиратлашып автобуста башка авыллардан килеп йөргән балаларны ике атнага бер озата йөрибез. Ә уңай яклары - авыл җирлеге өчен өстәмә түләү, хезмәт сөючән, эчкерсез, тырыш, тыңлаучан укучылар, аларның аз булуы, бу материалны җентекләп аңлатырга һәм барысы белән дә индивидуаль эшләргә мөмкинлек бирә.

     

    -Сез нинди тел укытучысы булып хезмәт итәсез?

    - Мин татар теле һәм әдәбиятын егерме җиденче ел укытам.

     

    - Сез нәрсәне: сөйләм телен яки тел филологиясен (пунктуация, дөрес язу кагыйдаләре һ.б.лар) үзләштерү мөһимрәк дип уйлыйсыз.

    - Боларның икесе дә бик мөһим. Әмма аралашу өчен сөйләм теле мөһимрәк.

     

    - Укучыларга туган телне өйрәнү җиңел биреләме?

    - Барлык укучы-ларның да сәләте төрле. Математика, рус теле җиңел бирелгән балага туган тел дә җиңел бирелә. Һәм киресенчә. Әмма, күп еллар дәвамында мәктәптә эшләп шуны әйтә алам, күп еллар узгач, бишле билгеләренә генә укыган укучылар элеккеге укытучыларын күреп, исәнләшмичә дә узып киткән очракларны күргәнем бар. Ә укуы авыр бирелгән укучылар сине ерактан ук күреп алып исәнләшәләр, хәлләр белешәләр, нәрсә белән ярдәм итәргә дип сорыйлар. Шуңа күрә, барыннан да элек, балаларда кешелек кыйммәтләрен тәрбияләргә кирәк.

     

    - Сез белем туплавыгызны дәвам итәсезме яки тупланган белем багажын кулланасызмы?

    - Мәктәптә үсеп килүче буын белән эшләүче һәр кеше һәрвакыт белемен арттырырга, тупланган багажны кулланып, заман белән бергә атларга тиеш. Югыйсә укучылар сине җитди кабул итмәячәкләр һәм проблемалар килеп туачак.

     

    - Сез һәм сезнең укучыларыгызның нинди бүләкләре бар? (конкурслар, дипломнар, грамоталар һ.б.лар)

    - Укытуым дәверендә мин бик күп дипломнар, грамоталар, Рәхмәт хатлары тупладым. Мин һәм минем укучыларым район, республика, төбәкара конкурсларда җиңүчеләр булдылар. Иң зур бүләк әлегә Бөтендөнья татар конгрессының һәм Татарстан Республикасы Алексеевск районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты.

     

    - Сез кемнеңдер остазы булып торасызмы? Белем тапшыру һәм туган тел укытучыларының яңа буынын үстерү контекстында, дип әйтүем.

    - Мин яшь педагог, Юеш Көрнәле мәктәбенең рус һәм туган телләр укытучысы Гүзәл Рамил кызы Нәҗметдинованың остазы.

     

    - Туган телне белү ни өчен мөһим?

    - Кеше туганда үк милләтле, туган телле була. Ул безгә буыннан буынга тапшырыла. Без ата-бабаларыбызның телен белергә, өйрәнергә тиеш. Чөнки бу алдагы буын белән берләштерүче күзгә күренмәс җепләр, алар рухи яктан ярдәм итә.

     

    - Сезнең туган телне укыту буенча шәхси авторлык методикагыз бармы?

    - Минем туган телне укытуның шәхси авторлык методикам юк, әмма елдан-ел туплана торган тәҗрибәм бар, ул минем телдән методичка кебек.

     

    - Баланы туган телне өйрәнү белән ничек мавыктырырга?

    - Балаларны туган телне өйрәнүгә иң заманча электрон уеннар, дәреслекләр, мавыктыргыч шөгыльләр белән генә җәлеп итәргә мөмкин.

     

    - Ничә рус милләтеннән булган укучы татар телен өйрәнә?

    - Юеш Көрнәле мәктәбе – күпмилләтле мәктәп. Аларның 95%ы татар телен, калганнары - туган рус телне өйрәнә.

     

    - Туган телне өйрәнү нәрсәгә ярдәм итә? Хәтер, фикерләү, гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, матур йолалар, шул халыкның күркәм традицияләрен һ.б.лар.

    - Туган телне өйрәнү хәтерне үстерергә ярдәм итә, чөнки тел күп тапкырлар кабатлау белән генә өйрәнелә. Шулай ук фикерләү сәләтен дә үстерә. Әгәр кеше ике телне белә икән, калганнары аңа җиңел бирелгәне исбатланган.

     

    - Сез үз һөнәрегезнең киләчәген ничек күрәсез?

    - Һөнәрнең киләчәге: заманча җиһазлар, интерактив такта, компьютер технологияләре. Әмма тере сөйләшү, аралашу бик мөһим. Һөнәремнең киләчәген нәкъ менә шулай итеп күрәсем килә. Укытучылар кирәк булсын иде. Ә укучылар зур теләк белән туган телләрен өйрәнсеннәр һәм сөйләшсеннәр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: