Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дини традицияләр

22 ноябрьдә правослау динендәге кешеләр “Скоропослушница” могҗиза тудыручы Мәрьям Ана иконасы бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Күпьеллык традиция буенча Алексеевскидан икона урнашкан Кыркүл авылына кадәр тәре йөреше оештырылды. Иртәнге 5 тә хаҗ кылучылар Алексеевск һәм тирә-як авыллар кешеләре Чиркәү капкасыннан чыктылар. Алар юл буе догалар укый-укый бардылар. Юлда аларга тәре йөрешендә барырга теләүче, ләкин бөтен кеше белән чыгарга мөмкинлекләре булмаган башкалар да кушылды. Алар арасында Балык Бистәсе һәм Казаннан да диндарлар бар иде.

Кыркүллеләр аларны бәйрәм чаң тавышлары белән каршыладылар. Троицк чиркәве гыйбадәтен үзебезнең һәм башка благочинный клириклары: Кыркүл чиркәве рухание иерей Симеон Махортов, протоиерей Илия Маташов, протоиерей Павел Андреев, иерей Владислав Яковлев, протоиерей Сергий Нечипоренколар белән бергә гыйбадәт кылуны благочинный протоиерей Павел Чурашов җитәкләде. Гыйбадәт кылганнан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре бәйрәм концертына чакырылдылар, анда якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар һәм моңлы җырлар җырладылар.

– Бәйрәм атмосферасы бөтен кешене шатлыкка күмде, хаҗ юлын үтүдән беркем дә ару-талуны сизмәде.

Авыл җирлеге башлыгы Елена Косовага, шулай ук авыл мәдәният йорты һәм авыл Советы хезмәткәрләренә бәйрәмне оештырулары өчен зур рәхмәт.

Алексеевскиның мөселманнар җәмгыяте Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көнен – Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте.

Мәчеткә мәхәллә кешеләре, шулай ук Аксубай, Спас һәм Нурлат районнары хәзрәтләре җыелды. Килүчеләрне Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков бәйрәм белән котлады. Район башлыгы Сергей Демидов исеменнән мөселманнарны Пәйгамбәребезнең туган көне белән башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров та котлады. Шулай ук Наил Камил улы мәчетнең актив мәхәллә кешеләренә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Түземлелек, сабырлык, дуслык, толерантлык һәм бер-береңә карата хөрмәт – Татарстан Республикасында яшәүче халыкларга һәм, атап әйткәндә, мөселманнарга хас сыйфатлар.

Республикада ислам радикалларының активлашуы Татарстан мөселманнары тормышына Президентыбызның игътибар бирү сәбәпләренең берсе булды. Традицион Исламга кире кайту без, татарлар өчен, төп бурыч булып тора. Без барыбыз да мөселман гореф-гадәтләренә, шулай ук республикада яшәүче башка халыклар гореф-гадәтләренә һәм диненә аерым игътибар бирергә һәм аны якларга тиешбез.

Мондый дини бәйрәмнәрне үткәрү үзеннән-үзе яхшылык алып килә, бүгенге чара – моның ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев