Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Наталья Александрова – хатын-кыз-бизнес леди

8 нче Март бәйрәме алдыннан Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тантаналы чара узды, ул Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсына йомгак ясауга багышланды.

Тантаналарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында хатын-кызлар төрле өлкәләрдә: мәгариф, мәдәният, медицина, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында актив хезмәт итә, фән һәм бизнес белән шөгыльләнә. «Сез башкарган эшләр – бу зур хезмәт. Без сезнең алда баш иябез. Сезнең гаиләләргә тынычлык һәм татулык телибез», - дип өстәде ТР Президенты.

«Дәүләтнең иң зур байлыгы – ул хатын-кызлар. Без сезнең белән күп нәрсәгә сәләтле. Матур итеп эшләргә, укырга, балаларны тәрбияләргә һәм шуларда үрнәк булырга», - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.

Быел бүләкләү өчен «Ел хатын-кызы» конкурсының махсус билгесе әзерләнгән. Минтимер Шәймиев аларны конкурста «Хатын-кыз – ана», «Минем язмышым - минем һөнәрем», «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз - галим», «Бизнес-леди» номинацияләрендә җиңүчеләргә тапшырды.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика конкурсында «Хатын-кыз - бизнес леди» номинациясендә Кр. Баран авылыннан якташыбыз-фермер Наталья Александрова җиңде.

- Минем өчен бу конкурста җиңү - мөһим һәм күңелле казаныш, - дип хис-кичерешләре белән уртаклаша бизнес леди. - Аны йомгаклау бигрәктә 8 Март алдыннан һәм республиканың ике Президенты - Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев катнашында булуы күңелле. Сүз уңаеннан, Минтимер Шәрип улы мине бүләкләгәндә: «Мин матурлык конкурсына эләктем ахрысы?» – дип шаяртты. Мин җиңүчеләр арасында булуым белән горурландым. Без төрле юнәлешләрне тәкъдим иткән егермегә якын хатын-кыз идек. Фермерлар арасында мин бер үзем идем.

Наталья сөйләвенчә, гаилә фермасы - ул бик авыр һәм мәшәкатьле тәүлегенә 24 сәгать игътибар таләп итүче эш:

- 2000 елда без үсемлекчелек белән шөгыльләнә башладык. Җиде елдан соң халыктан сыерлар сатып алып, сөт юнәлешен үстерә башладык. Фермер эшенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Яңа фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» кебек республика программаларында катнаштык.

Гаиләбез белән эшлибез, әти-әниләр дә булыша. Бүгенге көндә безнең хуҗалыкта 175 баш мөгезле эре терлек, шуларның 64 е савым сыер. 1 мартка тулаем савым 95,6 тонна тәшкил итте, бер сыердан 1546 кг сөт савылды. Узган ел 37 тонна ит җитештерелде. Бер ел эчендә безнең 78 бозау туды.

Гаилә фермасында продукцияне күп җитештерү өчен терлекләрне бик яхшы ашатырга кирәк. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәр, арпа, бодай, солы, кукуруз чәчәбез. Гаилә фермасында 5 эш урыны булдырылды, сезонда бездә 10-15 кеше эшли. Бер хезмәткәргә уртача хезмәт хакы 20 мең сум тәшкил итә. Эшчеләребезгә кышка азык әзерләргә булышабыз.

Улыбыз Никита, 2016 елда аграр көллиятне тәмамлады һәм безнең белән бергә эшли. Күптән түгел ул үзенең крестьян-фермер хуҗалыгының башлыгы булды һәм йөз баш мөгезле эре терлек симертүгә 3 миллион сум күләмендә грант отты.

Хатын-кыз - фермер булу җиңел түгел. Без ирем белән хуҗалыгыбызны колхоз дип атыйбыз. Сыерларны саварга да, дәваларга да һәм орлыкландырырга да үземә туры килә. Әле тагын мин бухгалтер да, җитәкче дә. Ирем дә нәкъ шулай ук – үзе малларны ашата, үзе тракторчы, агроном, эретеп ябыштыручы да. Авыр, кредитларны түләргә мөмкинлек булмаган вакытлар да булды, әмма ирем миңа һәрвакыт ярдәм итте. Без аның белән бербөтен. Һәркайсыбызның үз көчле яклары, һәм без бер-беребезне тулыландырабыз һәм ярдәм итәбез.

Без беркайчан да бер урында тормыйбыз. Башка районнардагы эшмәкәрләр белән күп аралашабыз. Йөрибез, башкаларның ничек эшләүләрен карыйбыз, бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашабыз. Шулай ук безгә дә күршеләребез, яңа эш башлаган фермерлар киңәш сорап киләләр.

Фермерлыктан тыш, Наталья үз мавыгуларына да вакыт таба: заказга тортлар ясый, җырлый, рәсем ясый, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Моннан тыш, ул тирә-юнь авылларда яшәүчеләргә мөгезле эре терлекләрен орлыкландыруда яки дәвалауда баш тартмый. Шуңа да аны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм аларның гаиләсенә иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев