Район башлыгы Сергей Демидов Россия Федерациясе Халыклар бердәмлеге көне белән котлый
Халыклар бердәмлеге көне белән!
4 ноябрьдә Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу ата-бабаларыбыз өчен горурлык, бөек халкыбызның бердәмлеге символына әверелгән мөһим истәлекле дата. Безнең илдә төрле милләт кешеләре яши, һәм шуны истә тотарга кирәк: без бердәм. Безнең Алексеевск районы да халыклар дуслыгының ныклыгы үрнәге булып тора, бездә рус һәм татар, чуаш һәм мордвалар дус һәм тату яши. Кадерле алексеевскилылар! Сезнең җаваплы гражданлык позициягез, инициатива һәм булдыклы булуыгыз, ә иң мөһиме – эшләрегездә һәм уйларыгызда чын-чынлап бердәм булуыгыз, районыбызның алга таба атлавына ышанычлы нигез булып тора. Бу искиткеч бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көнендә – мин чын күңелдән Алексеевск районының барлык халкына игелекле эшләре, иҗтимагый инициативалары, зур һәм кече казанышлары өчен рәхмәт белдерәм, чөнки нәкъ менә аларда - кече Ватаныбызга һәм бөек илебезгә мәхәббәт, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турында кайгырту чагыла. Бу бәйрәм көне безнең барыбыз өчен дә без - зур илебезнең бер халкы булуын аңлату чарасы булсын иде.
6 ноябрьдә республикабызның дәүләт бәйрәме - Конституция көне билгеләп үтеләчәк. Татарстан Конституциясенең нигезләмәләре дистә еллар дәвамында үзгәрешсез кала. Нәкъ менә Конституция җәмгыять һәм шәхес ирекләренең гаранты булып тора. Һәм бүген Татарстан Республикасы Конституциясендә игълан ителгән хокукый идеаллар һәм әхлакый кыйммәтләр, максатлар һәм аларга ирешү механизмнары вакыт сынавын узды, үзенең җитешлеген һәм тормыш перспективасын раслады дип горурлык белән әйтергә була!
Бу бәйрәмнәр бүген дә төрле буын, милләт һәм халык, социаль катлам һәм дин кешеләрен, хезмәтчәннәрне һәм сугышчыларны — Ватаныбызның азатлыгы, мөстәкыйль үсеше һәм иминлеге хакына берләштерергә тиеш.
Барыгызга да тынычлык, бәхет һәм иминлек, Россия иминлеге өчен хезмәтегездә уңышлар телим!
Район башлыгы Сергей ДЕМИДОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев