Заря
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасының төрле өлкәләренә өлеш керткән алексеевскилылар турында

    Татарстаныбызның 100 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә без “Синең кешеләрең, Татарстан!” рубрикасы астында, республикабыз яшәешенә, аның үткәненә, бүгенгесенә теге яки бу өлкәдә үзләреннән өлеш керткән райондаш - шәхесләребез, якын кешеләребез турында язмаларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

    Дарья Иванова: «ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан мин яраткан укытучым һәм искиткеч кеше - Кутуева Роза Мәгъсүм кызы турында сөйләргә телим. Ул һәрвакытта да бары тик уңай эмоцияләр генә тудыра торган бик ачык һәм шат күңелле кеше. Мин аның белән 5 нче сыйныфта таныштым, шул вакытта сыйныф җитәкчем «Яшь журналист» түгәрәгенә керергә тәкъдим иткән иде. Менә бишенче ел инде без түгәрәктә бик актив эшлибез. Роза Мәгъсүм кызы безнең өчен чын остаз, сизгер җитәкче һәм яхшы дус та. Аның максатчанлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә без,Татарстан Республикасы данын яклап, Бөек Новгород, Мәскәү һәм Магнитогорск шәһәрләрендә узган төрле бәйгеләрдә чыгышлар ясадык. Һәрвакыт призлы урыннар белән кайттык. Хәтта Мәскәүдә җиңүчеләр булдык. Аның белән сәяхәтләр чын мәгънәсендә уникаль һәм онытылмаслык килеп чыга. Роза Мәгъсүм кызы - РФ халык мәгарифе Отличнигы һәм 40 елдан артык эш стажы булган педагог. Ул туган телен бик ярата һәм укучыларына да буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне тапшырырга тырыша. Бу исә туган телне һәм татар халкының мәдәниятен сакларга ярдәм итә. Укытучымның сүзләренә караганда, аны шәхес буларак формалаштырган беренче китаплар – бу бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре җыентыклары. Ул үз эшен ярата, шуңа күрә аңа җаваплы карый һәм эшенең уңышлы нәтиҗәләренә ирешергә омтыла. Роза Мәгъcүм кызына тырышлыгы һәм ярдәме өчен олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аның белән бергә безнең мәктәп тормышы бик якты һәм бай».

    Адилә Махмутова: «Минем өчен тормышта үрнәк булырдай кешеләр - гаиләмдә, туганнарым арасында, күршемдә - гомумән, тирә- юнемдә җитәрлек. Ләкин шулай да, бу язмамда, тормышта үрнәк булырдай ке-ше- район күләмендә генә түгел, республикага, хәтта Рәсәйгә танылган, дан казанган җитәкче Герман Сергеевич Боровиков турында язасым килә.

    Бу шәхес унбиш ел дәвамында Рәсәйдәге алдынгы беренче өчлеккә керүче сөт комбинатларының берсендә җитәкчелек итә. Комбинат эшләп чыгарган югары сыйфатлы продукцияне республикабыз, Рәсәй күләменә генә түгел, чит илләргә дә чыгару мөмкинлеген таба. Шул рәвешле, республикабыз данын еракларга җиткерә.

    Правослау динен тотучылар өчен төзелгән гыйбадәтханә - бистәбез-нең мәһабәт биналарының берсе булып тора. Аны төзү фикере беренчеләрдән булып Герман Сергеевич Боровиковка килә. Менә ике дистәгә якын ел дәверендә районыбызның, республикабызның данын бөтен Рәсәйгә тараткан “Кыңгырау чыңы” фестивале дә бу мәшһүр шәхесне искә алып, аңа рәхмәтен белдерә кебек.

    Безнең яраткан өченче мәктәбебез, чорына карата туры китереп төзелгән мәктәп, аның нигезен салучы - минем язмам герое Герман Сергеевич Боровиков исемен горур йөртә. Мин үзем укыган бу мәктәпне бик яратам һәм шундый зур шәхес исемен йөрткән мәктәптә укуым белән бик горурланам.

    1998 елның 6 нчы мартында Герман Сергеевич Боровиков вафат була. Шул ук елның 1 нче сентябрендә аның җитәкчелегендә төзелгән мәктәп үзенең беренче укучыларын кабул итә. Ни кызганыч, Герман Сергеевич районыбыз һәм республикабыз өчен тантаналы булган бу вакыйгада катнаша алмый. Өлкәннәрнең сөйләве буенча, мәктәп ачылу тантанасында чыгыш ясаган һәр кеше, иң беренче чиратта, Герман Сергеевич Боровиковка рәхмәтен белдергән.

    Герман Сергеевич Боровиков эшләгән эшләре районыбыз, республикабыз тарихы битләренә мәңгелеккә язылып калган, дип уйлыйм. Ул төзеткән биналар - бүген дә бистәбезнең яме, матурлыгы, бизәге һәм горурлыгы».

    Эльвина Казилова: «Минем язмамның герое - татар мәдәниятенә, җыр сәнгатенә өлеш керткән шәхес – минем әнием Гөлфәния Шәфкать кызы Казилова. Ул җырларда җырланган бик ямьле, матур як - Алексеевск районы Коры Көрнәле авылында туып үскән. Кечкенәдән гаҗәеп матур җырлаучы кызга бу сәләт әти - әнисеннән күчкән. Мәктәпне тәмамлагач, сәнгатькә гашыйк кыз үзенең күңеле тарткан уку йортына - Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә. Менә 30 ел инде әнием Гөлфәния Казилова Алексеевск район мәдәният йортында халык иҗаты бүлеге эшчәнлеген алып бара, өлкәннәр хорын җитәкли. “Илһам”лылар районыбызның төрле авылларына концертлар белән чыгалар, район мәдәният йорты сәхнәсендә дә бик еш чыгыш ясыйлар. Нинди генә эшкә алынса да, әнием аны ахырына кадәр һәм җиренә җиткереп башкара. Әнием - миңа иң кадерле кеше. Аның күзләре якты, үзе дә һәрвакыт шат күңелле. Ул мине дә матур яшәргә һәм кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. Әнием оста хуҗабикә. Безнең өйдә һәрвакыт чиста һәм уңайлы, ә аш бүлмәсендә тәмле ризыклар исе килеп тора. Мин әнием белән бик сокланам.»

    Ислам Хәлилов: «Мин туган абыем – дәү әтиемнең энесе Хәлилов Мансур Сафа улы турында язып үтәсем килә.

    Ул 1942 елның август аенда Түбән Тигәнәле авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 7 сыйныфны тәмамлап хезмәт юлын “1 Май” колхозында башлый, кичке мәктәптә укып, механизаторлар курсын тәмамлый. Төрле өлкәләрдә тырышып хезмәт итә яшь белгеч, шуннан белем алуын дәвам иттереп Чебоксар шәһәрендәге югары партия мәктәбен тәмамлый. 1977 елдан башлап 2009 елга кадәр зур тырышлык белән “Алга” колхозын җитәкли.

    Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Мин туган абыем белән горурланып аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч картлык телим».

    Риваль Гайсин: «Мин дәү әтием Гайсин Рафаэль Риф улы турында сөйләргә телим. Минем дәү әтием инде 30 елдан артык район хастаханәсендә табиб-педиатр булып эшли. Минем дәү әтием сәламәт яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә. Дәү әтием күп сәяхәт итә, ул Төркия, Мисыр, Израиль, Черногория, Греция кебек илләрдә булган. Дәү әтиемнең ике оныгы һәм ике оныкасы бар, ул буш вакытында ул безнең белән уйный, без агачтан төрле поделкалар ясыйбыз, урманга барабыз, күл буенда йөрибез. Дәү әтием миңа дәресләр әзерләшергә ярдәм итә, татар телен өйрәтә.

    Мин дәү әтиемне бик яратам һәм аның белән горурланам, ул үзенең мәрхәмәтле йөрәге һәм профессиональлеге белән кечкенә балаларга сәламәтлек бүләк итә, безне игелеккә һәм үзе белгән бар нәрсәгә дә өйрәтә!»

    Язмабыз геройлары төрле милләт һәм төрле һөнәр ияләре булсалар да, алар барысы да - районыбыз, республикабыз үсеше өчен үз көчләрен кызганмаган һәм кызганмаучы берничә буын вәкилләре. Яшь журналистлар алар турында зур горурлык һәм соклану хисләре белән мәгълүмат тупларга тырышкан, аларга шуның өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: