Заря
  • Рус Тат
  • Тукай йөргән сукмаклар буйлап

    Һәр халыкның үз даһие бар. Татар халкының ул –Габдулла Тукай. Планетабызның татар милләте вәкилләре яшәгән һәр почмагында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын белмәгән кеше юктыр.

    Кечкенәдән үк ятимлекне һәм нәфрәтсезлекне танып сәяси чорларда яшәгән, гади халыкның газап чигү вакыйгаларын гәүдәләндергән ул. Татар халкы тарихында башка шундый шәхес булмаган, юк, һәм мондый шагыйрь кайчан да булса кабат туармы икән дип фаразлавы кыен.

    Быелгы җәемнең бер ялында миңа халкыбызның бөек шагыйре туган ягында булу бәхете насыйп булды.

    Коры Көрнәле авылында гомер итүче бертөркем шигъриятне яратучылар Тукайның туган ягы - Арча районы Яңа Кырлай авылына юл тоттылар. Без уңайлы автобуска урнаштык һәм 2 сәгатьтән соң урында булдык.

    Музей иркен ике катлы агач йортта урнашкан. Экспозиция XIX гасыр татар әдәбияты классигының биографиясе һәм иҗатына багышланган. Музейда шагыйрьнең 33 данә китаплары басмасы. Ул Крылов, Пушкин, Лермонтовны татар теленә тәрҗемә иткән, актив публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе булган. Биредә аның китапларының төп нөсхәләре саклана.

    Аннан соң музей территориясе буйлап йөрдек. Габдулла Тукай әкиятләре буенча куелган скульптура композицияләрен карадык. Паркта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре геройларының: Су анасы, Шүрәле, Былтыр, Кәҗә белән Сарык, шулай ук Сәгъди абзый һәм кечкенә Апуш сыннары куелган. Шүрәлеләр паркында

    булдык. Барыбыз да түземсезлек белән крестьян Сәгъди абзыйның музей-йортына баруны көттек. Сәгъди абзыйлар йортында күргәннәребез, экскурсиябезнең иң югары ноктасы булды. Бу кеше ятим бала Габдулла Тукайны сыендыруы белән билгеле. Сәгъди утары ишегалдында крестьян тормышы өчен кирәкле барлык хуҗалык корылмалары: азык-төлекне саклау өчен келәт, буралы кое, түбәле баз бар. Йорт эчендә узган чордагы көнкүреш атмосферасы шул кадәр күңелгә якын. Аның өчен экспонатларны авыл халкы үз хәзинәләреннән җыйган. Биредә кыйммәтле экспонат -Тукайны тәрбиягә алган әтисе Сәгъди абзыйның табагы.

    Кырлайның искиткеч саф табигате, андагы Тукай рухы әле һаман күңелләрне дулкынландырып тора. Әгәр дә анда булмагансыз икән, ничек тә барырга тырышыгыз.

    Юлга чыксаң юлдашың үзеңнән әйбәт булсын, дигән татар халык мәкале бар. Без кызым Камилә белән Коры Көрнәле авылыннан апаларның һәм яшьләрнең дә искиткеч әйбәт сәфәрдәшләр булуына сокландык. Ә автобус йөртүчебез Шәфкать абый һәм аның тормыш иптәше Мөршидә ханыма, безгә шундый сәяхәт оештырганнары өчен Аллаһы Тәгаләнең әйтеп бетергесез рәхмәте булсын.

    Гатина Сәрия сәфәр турында менә ниләр сөйли.

    – Тукай-Кырлайга экскурсия бик тә дулкынландыргыч булды. «Әгәр Лермонтов һәм Пушкин күкләрдә кояш булса — мин якты ай булырмын, минем шигырьләрдә аларның нурлары...» - дип яза бөек татар шагыйре.

    Авыл үзе агач йортлары, мәчете, милли паркы һәм буасы белән милли колоритны саклап калган, аның ярында Тукай әдәби музее урнашкан, анда музей экспонатлары арасында генеалогик агач, 7 яшьлек Апушның Сәгъди абзый белән утырткан мәһабәт нараты, аның гүзәллеген үз күзләрең белән барып күрү кирәк, ул бүгенге көндә инде бик юан, без аны күреп таң калдык. Аңа карап, чыннан да сокланырлык шул. Шулай ук Тукай гаиләсенең башка шәхси әйберләрен күрергә мөмкин. Элек кешеләр ничек яшәгәнен, ничек, нинди шартларда ашарга әзерләвен балаларга күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек, безнең белән барган яшьләр моңа бик гаҗәпләнде. Чыннан да, музейлар алар халыкның мәдәнияте, көнкүреше турында күзаллау бирә, тарихны күрсәтә. Музейлар ярдәмендә җәмгыятьнең мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия булган күп кенә мәдәни мирас объектлары сакланган. Музейга бару кешенең эчке дөньясын баета, ата-бабаларның үткәненә һәм тарихына кагылырга, шулай ук хәзерге тормышта очрамаган күп кенә предметларны күрү мөмкинлеген бирә.

    Безне шулай оештырып, уңайлы автобуста алып барганы өчен авылдашыбыз Габделкәбиров Шәфкать белән Мөршидә гаиләсенә аерым рәхмәтебезне әйтәбез, алар безне шундый кызыклы экскурсиягә алып барып кайтты. Аларга нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, балаларының игелеген күреп, имин юлларда йөрүләрен телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: