Заря
  • Рус Тат
  • Тыл хезмәтчәне Галия Әхмәтшина сугыш вакытының ачы югалтулары турында сөйләде

    «Аякларым йөрсә, бүген үк бер дә уйламыйча эшкә барыр идем...».

    Тыл хезмәтчәне Галия Әхмәтшина сугыш вакытының ачы югалтулары һәм дүрт еллык тәмугъ вакытындагы шатлыклы минутлары турында сөйләде.

    Хәзер Галия Харис кызы Олы Тигәнәле авылында яши. 48 ел гомерен ул иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе – педагогиягә биргән. Бөек Җиңүгә 75 ел узуга карамастан сугыш еллары турында истәлекләр Галия апаның әле дә бүгенгедәй хәтерендә. Ул үзе кебек хезмәттәше – Олы Тигәнәле мәктәбе укытучысы Роза Зариповага үзе хәтерләгәннәрне, белгәннәрне тәфсилләп сөйләде. Укучыларыбыз игътибарына әңгәмәне тәкъдим итәбез.

    - Галия апа, сугыш башлану турындагы куркыныч хәбәрне сез кайда ишеттегез? Халык бу хәбәрне ничек кабул итте?

    - Миңа ул вакытта унөченче яшь иде. Өйдә бер үзем генә идем, нәрсәдер эшләп йөри идем, әти-әнием эштә иде. Әти-әнием педагоглар, әтием мәктәп директоры иде. Беренче көнне газетада сугыш турында берни дә әйтелмәде, ә радио аша бу хәбәр ишетелгәч, кешеләр урамга чыгып: «Сугыш башлану турында хәбәр дөресме?» - дип бер-берсеннән сораштыра башладылар. Бу яңалык барысы өчен дә көтелмәгән хәл булды, чөнки монда, фронттан еракта, тыныч тормыш бетүгә ышануы кыен иде.

    - Сугышның беренче айлары турында сөйләгез әле.

    - Сугышның беренче айларында тормыш кинәт үзгәрде. Авылның барлык кешеләре үзләренең якыннарын сугышка озаттылар. Фронтка барлык ир-атларны да диярлек алдылар. Минем барлык ир туганнарым һәм әтием дә китте. Хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына калды.

    - Сугыш вакытында сез нәрсә белән шөгыльләндегез?

    - Мин сугыш вакытында аз укыдым. Күбесенчә колхоз кырларында эшләдем, фронтка азык-төлек кирәк иде бит. Кыш көне туфракта дым запасларын арттыру һәм кышлаучы үсемлекләрне җылыту өчен кырларда карны ясалма тоту җайланмалары ясау белән шөгыльләндек. Сугышчыларга җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйләп, шуларны мәктәптән бирелгән Рәхмәт хатлары белән бергә фронтка озата идек.

    Җиденче сыйныфтан соң мин шунда ук әни белән мәктәптә укыта башладым. Ул вакытта әни мәктәп директоры иде. Балаларны өйрәтергә кеше юк, әни миңа 1 сыйныфны укытырга бирде. Бу бик зур җаваплылык, чөнки миңа нибары унбиш яшь кенә.

    - Сезнең өчен сугыш вакытында иң мөһиме нәрсә иде?

    - Сугыш тиздән бетәчәгенә, туганнар өйгә әйләнеп кайтасына һәм барысы да үз урыннарына басачагына ышаныч мөһим иде. Ризык күп булачагына һәм ач торырга туры килмәячәгенә дә өметләндек. Мин бу турыда мәктәптә бирелә торган кечкенә бер әче кара ипи кисәген ашаганда хыялландым һәм ул чакта миңа ул дөньяда иң тәмле нәрсә булып тоелды.

    - Сугыш вакытында шатлыклы мизгелләр булдымы?

    - Кешеләр сугыш вакытында күңел ачмады. Гәрчә, шатлыклы вакыйгалар - армиябезнең фронттагы уңышлары булса да, әгәр берәр авыл кешесе фронттан исән-сау әйләнеп кайтса да. Шул берәр кеше сугыштан кайтса, аның янына җыелалар, аңардан сораштыралар иде, шатлана, җырлый, бии идек, мин биергә һәм җырларга бик ярата идем. Әлбәттә, бәйрәмнәр дә булды - мәсәлән, Яңа ел, әмма сугыш вакытында зур күңел ачулар булмады.

    Сугыш бетте һәм фашистлар армиясе тар-мар ителде, дип игълан иткәч зур шатлык булды. Бу көнне көчле яңгыр яуды һәм бөтен җирдә су иде, бу мизгел әле дә минем хәтеремдә. Кешеләр урамнарга чыктылар, шатландылар һәм сөенделәр, суга берәү дә игътибар итмәде. Бөтен кеше бер-берсен кочаклады, котлады, менә бу - чын бәйрәм иде.

    - Сезнең гаиләгездә сугышта вафат булучылар бармы?

    - Безнең гаиләдән фронтка әтием һәм аның ике абыйсы китте. Әтинең кече энесе фронттан кайтмады. Аның турында бернинди мәгълүмат та юк. Олы улым аны бик күп еллар интернет аша эзләде. Ниһаять, ул немецлар белән Венгриядә сугыш турындагы мәгълүматны белде. Узган ел улым Венгриягә барды. Сугыш барган урынны тапты. Ул вакытта сугыш тәмамланырга бары тик ике ай гына калган булган. Анда 339 солдат үлгән. Алар арасында абыебыз - Шакиров Әхмәдулла да булган. Ул Венгриядә, туганнар каберлегендә күмелгән. - Сугыштан соң сез ни белән шөгыльләндегез һәм сугыштан соң нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

    - Сугыштан соң мин мәктәптә эшләвемне дәвам иттем. Чистай педагогия училищесына читтән торып укырга кердем. Ир-атлар сугыштан кайта башлады, тик алар аз булганга, хатын - кызлар һәм яшүсмерләр ир-атлар урынына эшләвен дәвам итте. Сугыштан соңгы беренче елларда уңыш начар булды, илдә икмәк һәм башка азык-төлеккә кытлык булды. Әмма без моны башыбыздан уздырдык, көнкүрешебезне җайга салдык. Тормыш әкренләп җайга салынды, барысы да үз урынына кайтты.

    Мин балаларны, үз һөнәремне бик яраттым. Эшемне сагынам. Аяклар йөрсә, бүген дә, бер дә уйламыйча, эшкә барыр идем.

    - Тормышыгызда нинди мавыгуларыгыз булды?

    - Крючок белән бәйләргә яраттым. Әле узган ел гына бәйләми башладым. Җеп бетте (көлә), күзләр дә начар күрә башлады. Соңгы елларда урындыкларга 350 данә япма бәйләдем.

    - Сезнең ничә оныгыгыз һәм оныкчыгыгыз бар?

    - Минем дүрт оныгым һәм тугыз оныкчыгым.

    - Җиңү көнендә яшь буынга нәрсә теләр идегез?

    - Еш кына яшьләрнең эшләргә теләмәүләрен ишетәм, мин аларга хезмәтне яратуларын телим. Әти-әниләренә дә күбрәк ихтирам күрсәтсеннәр. Һәм, әлбәттә инде, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим.

    Күп еллар узды һәм без, сугыш вакытында яшәгән һәм хезмәт иткән кешеләрнең оныкчыклары, аларга ул чакта күпме генә яшь булмасын, аларның бөек батырлыкларын кадерлибез һәм алар алдында баш иябез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: