Заря
  • Рус Тат
  • Урып-җыю - финиш сызыгында

    Аграрийлар күптән урып-җыюның «экватор»ын узып китте, ә кайбер авыл хуҗалыклары бөртекле культураларны урып-җыю эшләрен төгәлләделәр инде.

    2020 елда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уруны беренчеләрдән булып төгәлләгән хуҗалыклар: «Восток Зенопродукт» АҖ; «Девятовское» ЧҖҖ; КФХ Р.М. Хәмитов; КФХ С.С. Гатин; КФХ Гомәров; КФХ А.Р. Зиннәтуллин; КФХ Р.С. Шиһапов.

    Беренче сентябрьгә районда 142830 тонна ашлык суктырылган, 40382 гектар урылган. Уңыш гектарыннан 35,4 центнер тәшкил итә.

    Традиция буенча район башлыгы Сергей Демидов урып-җыю алдынгыларын шәхсән үзе бүләкләде (узган атна дәвамында). Сертификатларны Олег Евстюнин һәм Петр Зайцев алды.

    Татарстан 2020 елгы урып-җыю кампаниясе барышында 5 млн. тоннадан артык бөртекле культуралар урырга фаразлый. Август ахырына Татарстанда аграрийлар барлыгы 4 млн. тонна яңа уңыш җыеп алдылар. 1 млн. гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган, ягъни планның 74%ы. Уртача уңыш 1 гектардан 37,4 центнер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: