Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Закировлар гаиләсе гаилә учагы капсуласын тапшыру тантанасында катнашты

24 августта Балык Бистәсендә «Бистә шәле» II республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивален бәйрәм итү кысаларында капсула Алексеевск районына тапшырылды.

Гаилә учагын ирле-хатынлы Лилия белән Азат Хәсәновлар тапшырды, ә күп балалы Гөлшат белән Марат Закировлар гаиләсе аны кабул итте. 2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде. «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә берләшмәсе ел сим-волы булып тора, аны Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабыздылар. Аннан әлеге утлы капсулаларны Россиянең барлык почмакларына тапшыралар.Закировларның нык һәм тату гаиләсе алты кешедән тора: Гөлшат белән Марат, өч уллары һәм бер кызлары. Алар Алексеевск бистәсендә яшиләр. Ирле-хатынлы Закировларның гаилә тормышы үзара аңлашуга һәм ихтирам-га корылган. Шул ук принципларны алар үз балаларына да тапшырырга тырышалар. Гаилә башлыгы Марат «Стройдорсервис+» ААҖ предприятиесенең маркетинг буенча директор урынбасары булып эшли. Җаваплы вазыйфада эшләвенә карамастан, ул һәрвакыт гаиләсе өчен вакыт таба: алар бергәләп табигатькә чыгарга, балык тотарга, кичке аш әзерләргә яраталар. Олы уллары Азаматка унҗиде яшь. Ул мәктәптә укый, ирекле көрәш белән шөгыльләнә һәм еш кына призлы урыннар ала. Уртанчы уллары Арсланга унике яшь, ул да ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Кече уллары Әскәргә ун яшь, ул шулай ук көрәшче. Кызлары Асельгә өч яшь, ул балалар бакчасына йөри.

«Безгә шундый хөрмәт күрсәтелгәнгә без бик шатбыз. Илебезнең барлык гаиләләрендә дә үзара аңлашу, мәхәббәт 
хөкем серсен», — ди Гөлшат Закирова.
Гөлшат Закирова бала карау буенча де-крет ялында булуга карамастан 2022 елның июнендә «OZON» һәм «WILDBERRIES»  маркетплейслары белән тәэмин итүчеләр өчен консультация хез-мәтләре күрсәтүгә «үзмәшгульлек» юнә-леше буенча социаль контракт төзеде. Хәзер ул үзмәшгуль гражданнарны маркетплейсларда эшләргә өйрәтү буенча уңышлы хезмәт күрсәтә. Шулай ук ул балалар өчен продукция (кулдан эшләнгән чәч аксессуарлары) җитештерә һәм аны сәүдә мәйдан-чыкларында сата. Аның продукциясе Алексеевск районында яшәүчеләр арасында бик популяр. Гаилә учагы Алексеевск районының ЗАГС бинасында 30 августка кадәр сакланды. Ә «Төзүчеләр» паркында Татарстан Республикасы көнендә капсуланы Спас районына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев