Заря
  • Рус Тат
  • Зиннәтуллиннар гаиләсе: «Киләчәк - гаилә фермалары кулында»

    Зиннәтуллиннар өйе янына беренче тапкыр гына килеп туктасам да, адрес белән ялгышмаганымны аңладым.

    Йорт янында авыл хуҗалыгы техникасы һәм таза итеп эшләнгән корылмалар тора. Капка төбендә мине ачык йөзле хуҗалар һәм йонлач мәче каршы алды. Тик без, хәбәрчеләрне ул кызыксындырмый, ә Биләр фермерлары үрчеткән тәвә кошлары кызыксындыра.

     

    Наталья белән Айдар Зиннәтуллиннар тәвә кошлары фермасын төзергә фаразлыйлар. Хәзер аларның хуҗалыгында алты канатлы гигант. Әлегә алар гаилә башлыгы Айдар үзе төзегән җылы кош абзарында яши. Әмма тиздән тәвә кошлары гаиләсе Биләрнең Изгеләр чишмәсеннән ерак түгел даими яшәү урынына күчәчәк.

     

    - Тәвә кошы фермасы - бу гаиләбезнең хыялы. Район җитәкчелеге безгә бу башлап җибәргән эшебез өчен җирне рәсмиләштерү белән ярдәм итте һәм хәзер без төзелеш белән ныклап шөгыльләнү өчен җылы һәм коры язны көтәбез, - ди Айдар.

    Безнең як өчен бераз кыргыйрак тоелган кошларны безнең якларга Самара өлкәсеннән алып кайтканнар. Моңа кадәр гаилә Татарстанның берничә кошчылык фермасында булып, кошчылык темасын өйрәнде. Зиннәтуллиннар ике – Австралия һәм Африка тәвә кошы токымнарында тукталды. Австралия тәвә кошлары Африканыкыларга караганда ким дигәндә, бер ярымга калыша, әмма аларның да тышкы кыяфәтләре үзенчәлекле. Хәзер Зиннәтуллиннарның ике Австралия һәм дүрт Африка тәвә кошлары бар. Киләчәктә, инкубатор булгач, алар кошларның баш исәбен арттырырга уйлый.

    Нигә нәкъ менә тәвә кошлары? - дигән сорауга, Наталья шулай җавап бирә:

    «Мин нинди генә кош-корт үрчетмәдем: үрдәкләр, тавыклар, казлар һәм күркәләр. Ә менә тәвә кошлары үрчетергә туры килмәде. Һәм менә бездә бу идея дә өлгереп җитте, һәм аны тормышка ашыру өчен ныклап шөгыльләнә башладык. Биләр - туристларны җәлеп итү үзәге, шуңа күрә гаилә советында ферма төзергә, киләчәктә Биләрнең кунакларын авыл хуҗалыгы хайваннары белән таныштыра башларга дигән фикергә килдек. Киләчәктә без тагын тавис (павлин) һәм фазаннар сатып алырга фаразлыйбыз. Минем шундый хыялым бар – балаларны һәм өлкәннәрне шатландырыр өчен пони да кирәк булачак. Без Биләргә гаиләләре белән килүләрен телибез, шуңа күрә фермада балалар мәйданчыгы һәм беседкалар куярга планлаштырабыз».

    Зиннәтуллиннар гаиләсендә өч бала. Балаларның барысы да зур теләк белән әти-әниләренә кош-корт үстерүдә булышалар.

    Тәвә кошлары әлегә гаиләгә бернинди файда китерми, киресенчә, аларны үрчетүгә шактый күп акча китә. Һәм, кызганычка каршы, мондый төр хуҗалыкларга ярдәм итү программалары юк. Сер түгел, дәүләт программаларының күбесе мөгезле эре терлек фермаларын үстерүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә кош-корт белән шөгыльләнергә теләгән фермерларга  үз көчләренә таянып үсәргә туры килә.

    Әмма Зиннәтуллиннар гаиләсе «Агростартап» грантына ия булды. Алынган акчага фермерлар куәтле ярдәмче - трактор сатып алган, шулай ук гаилә авыл хуҗалыгы машина паркы тиздән пресс-җыйгыч белән тулыланачак. Зиннәтуллиннар гаиләсе әле аграрийлар да. Гаилә башлыгы бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнә. Гаилә хуҗалыгы 2009 елда ук ачылган. Барысы да дәүләттән арендага алынган 150 гектар җирдән башланды. Алга таба чәчү мәйданнары киңәйтелде. Ә 2011 елдан Зиннәтуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыгы халыктан сөт җыю белән шөгыльләнә.

    Авыл хуҗалыгын үстерү темасына фикер алышканда, Айдар:

    «Киләчәгебезне без туган җиребездә, якын кешеләребез белән, үз хуҗалыгыбызны үстерүдә күрәбез.

    Ә киләчәк гаилә фермалары кулында дип уйлыйм. Без күңелебезне бары тик үз эшебезгә бирәбез. Яхшы перспективалар бары тик шул авылларда гына була, кайда аның кешеләре үз туган җирләрендә эшләргә әзер, ә шәһәргә китәргә ашыкмый...»

    Зиннәтуллиннар гаиләсе бу хакыйкатьне үз үрнәгендә, лаеклы итеп күрсәтә.

    ***

    Тәвә кошлары - озын гомерле кошлар, алар 70 елдан артык яшиләр. Хуҗалары белән сөйләшкәндә, канатлы тәвә кошлары үзләренчә биеп торды.

    Авыл агротуризмын үстерү турында бик озак сөйләргә, катлаулы бизнес-планнар эшләргә, масштаблы проектларны якларга була. Әмма иң зур эш һәрвакыт бердәм кечкенә эштән башлана. Бер генә гаиләдән, мәсәлән, – Биләрдән Зиннәтуллиннар гаиләсеннән, алар үзләре дә үз эшләре өчен  янып тора, көннән - көн агротуризмга үз көчләрен һәм акчаларын кертеп, үз идеяләре белән бөтен дөньяны җәлеп итәргә сәләтле кешеләрдән башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: