Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Балалы пассажирларны – “кара исемлеккә”ме?

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр өчен штраф бәяләрен күтәрүне алар үзләре генә түгел, ә бәлки ни шәхси автомобильләре, ни эш транспорты булмаган күп кенә башкалар да тойды. Күптән түгел генә редакциягә бистәдә яшәүче берәү шалтыратып, өенә такси чакыртканнан соң килеп чыккан проблема хакында бәян итте: -Такси йөртүче кечкенә оныгымны...

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр өчен штраф бәяләрен күтәрүне алар үзләре генә түгел, ә бәлки ни шәхси автомобильләре, ни эш транспорты булмаган күп кенә башкалар да тойды.

Күптән түгел генә редакциягә бистәдә яшәүче берәү шалтыратып, өенә такси чакыртканнан соң килеп чыккан проблема хакында бәян итте:

-Такси йөртүче кечкенә оныгымны күргәч, минем балалар өчен креслом юк, сезнең өчен штраф түлисем килми, диде дә, борылып китеп тә барды, дип зарын әйтеп салды ул.

Без килеп туган хәлне аңларга теләп, районның такси хезмәтләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Моңа карата аларның һәрберсенең үз фикере бар булып чыкты.

Альбина Җамалиева "Ильсан'' таксие җитәкчесе:

- Бездә такси лицензияле, шуңа күрә пассажирларның куркынычсызлыгын беренче урынга куябыз. Чөнки сүз безнең абруй турында да бара бит. Шуңа күрә ике машина инде махсус балалар креслосы белән җиһазланды, ә мин үзем һәм тагын ике йөртүчебез иң тиз арада шундый җиһазлы булачак, заявкалар биргән идек инде.

Рамил Хәмитшин, " Рада" таксие җитәкчесе:

-Әлеге яңалыкта бер "ләкин" бар, ягъни, төрле яшьтәге балалар өчен тотып тору чараларының да төрлесе кирәк булачак - күкрәк баласын, мәсәлән, креслога утырта алмыйсың, аңа махсус бишек кирәк . Таксистларның берсе дә аны сатып алмаячак, чөнки ул салонда күп урын алачак. Аннан балалар креслолары да билгеле бер уңайсызлыклар китереп чыгаралар: еш кына берьюлы дүрт олы кешедән вызов килә, әмма аларның берсен дә бала урынына утырта алмыйсың, нәтиҗәдә клиентларны югалтабыз.

Ләкин бу безнең таксистлар кечкенә балалы пассажирларны бөтенләй дә йөртмиләр дигән сүз түгел. Кайбер машиналарда махсус креслолар бар. Моннан тыш, һәр салонда зуррак балалар йөртү өчен адаптер куелган.

Алексей Огнев, " Форсаж'' таксие җитәкчесе:

-Барлык машиналарыбызга да шундый җайланмалар куелды: кайсыларына- адаптерлар, башкаларына-махсус креслолар. Әмма кайчакта бер генә түгел, берничә балалы клиентлар да чакырта. Табигый, автомобильне балалар креслосы белән тутыру мөмкин түгел, шуңа күрә кешеләрнең теләген кире кагарга туры килә.

Бу форсаттан аңлатма бирүен сорап без Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлеге начальнигы Илфат Җәббаровка да мөрәҗәгать иттек.

  • Баланы креслосыз йөрткән өчен 1 сентябрьдән штраф санкцияләренең 3 мең сум булуы очраклы гына түгел, ди ул һәм түбәндәге саннарны китерә:

  • Өстәвенә юл фаҗигасенә юлыккан балаларның яртысы, транспорт чаралары пассажирлары. Һәлак булган балаларның барысы да тотып кала торган җайланмасыз утырып йөргән, яки иминлек каешлары белән эләктерелмәгән, яки яше буенча туры килмәгән "Фэст" махсус адаптеры белән генә каптырган булган. Кайбер машина йөртүчеләр, җәзадан котылып калу өчен, махсус кресло урынына адаптердан гына файдаланалар, шуңа күрә фаҗигаләр килеп чыга да инде. Бөтен хикмәт тә шунда, әлеге "өчпочмаклар" бәрелгән очракта баланың куркынычсызлыгын тәэмин итә алмый: әлеге конструкция бала гәүдәсенең көчсез җирләрен саклый алмый. Шуңа да машина йөртүчеләргә таләпләр катгыйланды. Шуңа да карамастан, балигъ булмаган пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләр кимеми.

  • Таксига килгәндә, әйтеп үтәсем килә, бүгенге көндә безнең районда әлеге бизнеста күбесе легаль түгел, бары тик билгеле бер хакка халыктан шалтыратулар кабул итүче диспетчерлык пунктлары гына бар. Шуңа да кешеләр үзләре такси чакырганда, диспетчерны балалар белән булабыз, безгә кресло белән җиһазландырылган машина кирәк, дип кисәтергә тиеш. Әгәр дә инде таксист шулай дигәч тә беренче чиратта клиентларының куркынычсызлыгы турында түгел, үзенең кесәсе турында уйлый икән, аның урыны биредә түгел! Саннан сыйфатка күчергә вакыт...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев