Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Белемең күп булса, проблемаларың азрак булыр

Узган җомгада районыбызда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннүр Хамматов оештырган гражданнарны видео кабул итү булып узды. Әңгәмәнең беренче минутыннан ук кулланучыларның күбесенең үз хокукларын бөтенләй белмәве ачыкланды. Шуңа да сәүдә оешмалары вәкилләре, эшмәкәрләр һәм сатучылар, кулланучылар законнары өлкәсендә грамотасызлыгыбыздан файдаланып, гаепне үз өсләреннән төшереп, сатып...

Узган җомгада районыбызда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннүр Хамматов оештырган гражданнарны видео кабул итү булып узды.

Әңгәмәнең беренче минутыннан ук кулланучыларның күбесенең үз хокукларын бөтенләй белмәве ачыкланды. Шуңа да сәүдә оешмалары вәкилләре, эшмәкәрләр һәм сатучылар, кулланучылар законнары өлкәсендә грамотасызлыгыбыздан файдаланып, гаепне үз өсләреннән төшереп, сатып алучы җилкәсенә аударып калдыралар яки берәр проблема килеп чыга калса, "кирәк-мәгән" чыгымнардан качу өчен турыдан-туры алдалыйлар. Менә, мәсәлән, район үзәгенең катлаулы көнкүреш техникасы сатучы бер кибетендә газ миче белән булган бер очрак. Аны сатып алуның икенче атнасында ук электр белән кабызу системасы сафтан чыккан. Сүз мичне ремонтлау турында баргач, кибет консультантлары аны кире кибеткә китерүнең сатып алучы хисабына булуын аңлаталар. Ә закон буенча 5 килограммнан артык авырлыктагы товар ( ә зур габаритлылар турында әйтеп тә торасы юк) гражданин гаебе белән ватылмаган очракта сәүдә оешмасы аңа барлык юл чыгымнарын капларга тиеш. Төп момент-экспертизаны бәйсез эксперт үткәрсен, аны да шулай ук оешма сатучы хисабына, дип ассызыклады Фәннүр Габделбәр улы.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасарына юлланган тагын бер шактый гына актуаль сорау шундый-кәрәзле телефонның гарантияле ремонтта ике ай ярымнан артык торуында, әзерләүче фирманың гамәле нигезлеме? Ф.Хамматов сүзлә-ренчә, товардагы җитешсезлекләрне бетерү срогы якларның язма формадагы килешүләрендә билге-ләнмәгән, барлык кимчелекләр дә минималь срокларда бетерелергә, ә инде килешү булган очракта ремонт срогы 45 көннән артмаска тиеш. Димәк, җитештерүче рөхсәт ител-гән барлык нормаларны узып, кулланучылар хокукларын бозган. Кәрәзле телефон салоны хезмәткәрләре, үз чиратында, ремонт вакытына гражданинны шундый ук товар белән тәэмин итәргә тиеш иде. Мондый очракларда кулланучы телефон өчен акчаны кире кайтарып бирүләрен таләп итә ала.
Башка бирелгән сораулар арасында әйберләр базарында сезонлы аяк киемен, Бөтендөнья челтәре Интернет аша киемнәр сатып алуда кулланучылар хокукларына караганнары да бар иде. Аларның барысына да квалификацияле җаваплар бирелде. Бөтен әйтелгәннәрдән чыгып, нәтиҗә бер: товарның техник паспортын, куллану буенча инструкциясен, гарантия срокларын һәм башкаларны бик игътибар белән өйрәнергә. Әгәр сезгә шулай да сыйфатсыз товар сатсалар һәм төп башына утыртырга тырышсалар, кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев