Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бүләкләр булачак

Яңа ел бүләкләрен сайлап алганда балалар товарларының куркынычсызлыгы һәм сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлекләрендә 4 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр балалар киемнәре, аяк киемнәре, уенчыклар, Яңа ел товарлары, балалар туклану ризыклары, Яңа ел бүләкләрен сайлау буенча тематик консультация оештырылачак.


"Кайнар линия"гә шалтыратулар 8(84342) 5-51-50, 5-50-05, 8(84341) 2-37-81 телефоннары буенча көн саен сәгать 9 дан 4 кә кадәр кабул ителә, сәгать 12 дән 1 гә кадәр - төшке аш.


Роспотребнадзор шалтыратулар көтә
Такси хезмәтләреннән файдаланганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачылды.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлеге 8 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр такси хезмәтләреннән файдаланганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр бирә.
Халыктан шалтыратулар Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге "кайнар линия"сенә көн саен иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән кала) 8(84342) 5-51-50, 5-50-05 телефоннары буенча кабул ителәчәк. Төшке аш - 12 дән 1 гә кадәр.


"Кар" операциясе булып узды
Алексеевск муниципаль районында беренче кар яву белән сугышта һәлак булучылар, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә куелган барлык һәйкәлләрне, алар янындагы территорияләрне кар көртләреннән чистарту буенча ел саен үткәрелә торган чаралар старт алды.


Башкарма комитетның катгый контролендә торучы "операция"дә барлык авыл җирлекләре, мәктәп укучылары, волонтерлар эшләде. Шушы көндәлек эшкә тирән мәгънә - фронтта һәм тылда бөек Җиңүне якынайткан кешеләрне искә алу һәм аларны хөрмәт итү мәгънәсе салынган. Шушы авыр, ләкин риясыз акциядә барлык катнашучыларга рухи көч һәм чыдамлылык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев