Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Декларациясез сәүдә юк

2012 елның 1 гыйнварыннан алкоголь һәм составында спирт булган продукция, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар, шәхси эшмәкәрләр ваклап сату күләменә декларация кабул итәргә мәҗбүр. Декларацияне электрон рәвештә тәкъдим итү һәм тутыру тәртибе һәм аларның формалары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана, аның проектлары алкоголь базарын тәртипкә салу буенча Федераль...

2012 елның 1 гыйнварыннан алкоголь һәм составында спирт булган продукция, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар, шәхси эшмәкәрләр ваклап сату күләменә декларация кабул итәргә мәҗбүр.

Декларацияне электрон рәвештә тәкъдим итү һәм тутыру тәртибе һәм аларның формалары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана, аның проектлары алкоголь базарын тәртипкә салу буенча Федераль хезмәтнең рәсми сайтының "Правовая деятельность" бүлегендә урнаштырылган. Әлеге проектлар белән декларацияне электрон рәвештә һәр квартал саен Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенә тәкъдим итәргә, ә аларның нөсхәләрен электрон рәвештә-Росалкогольрегулирования оешмасына җибәрергә. Шул сәбәпле республика Дәүләт алкоголь инспекциясе сыра һәм сыра эчемлекләре яки алкоголь продукциясен ваклап сатучы оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә, тиз арада Росалкогольрегулирования форматында декларациягә кул кую өчен электрон санлы имза (электронно цифровая подпись) сатып алырга кирәк. Росалкогольрегулированиянең мәгълүматлары буенча беренче квартал өчен декларацияне 2012 елның июнендә кабул итә башлаячаклар.
12 санлы форма буенча сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында декларацияне алдан тикшерү өчен республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясенә әлеге елның 1 маена кадәр җибәрсәгез, әйбәтрәк булыр. Электрон адресы pivo@tatalc.ru.
Росалкогольрегулированиегә декларацияләрегезнең нөсхәсен, Росалкогольрегулирования порталына шәхси кабинетыгыз аша җибәрергә, моның өчен Росалкогольрегулированиенең порталында шәхси кабинетларыгызны алдан теркәү сорала.
Әлеге мәсьәлә буенча сорауларыгыз булса, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органнарына 8 (84342) 5-10-19, 5-49-85 телефоннары аша шалтыратып белешә аласыз.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев