Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

«Игътибар – балалар!»

20 августта "Игътибар-балалар!" республика профилактик чарасының икенче этабы старт алды. Статистика буенча, 7 айда Татарстан урамнары һәм юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 352 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Фаҗигаләр нәтиҗәсендә 13 бала һәлак булды (8 пассажир һәм 5 җәяүле), 374се төрле авырлыктагы җәрәхәт алды. Шул сәбәпле 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр...

20 августта "Игътибар-балалар!" республика профилактик чарасының икенче этабы старт алды.

Статистика буенча, 7 айда Татарстан урамнары һәм юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 352 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Фаҗигаләр нәтиҗәсендә 13 бала һәлак булды (8 пассажир һәм 5 җәяүле), 374се төрле авырлыктагы җәрәхәт алды.
Шул сәбәпле 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр акция кысаларында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балалар белән юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмау буенча чаралар комплексы уздырылачак. Әлеге профилактик акцияләр балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән; машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуына чик кую буенча рейдлар, каршы як хәрәкәткә чыгып, балигъ булмаган пассажирларны йөртү. Шулай ук юлларда балаларның үз-үзләрен куркынычсыз тоту мәсьәләләре буенча Дәүләтавтоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары, балаларда урамнар һәм юлларда үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен ныгыту буенча конкурслар, викториналар һәм башка чаралар оештырылачак. Моннан тыш, белем бирү учреждениеләренә керү юллары, юл билгеләре, светофор объектлары һәм чикләре торышы, белем бирү учреждениеләрендәге автобусларның пассажирларны йөртүгә лицензияләре һәм мәктәп балаларын йөртүне оештыруда куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тикшереләчәк.
Павел СИБИРЕВ, Алексеевск ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев