Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кагыйдәләр буенча тукталышка кую яхшырак

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне үзләренә һәм бер-берсенә уңайсызлыклар тудырмаска, туктап тору һәм паркинг хезмәтләреннән файдаланырга чакыра. Туктап тору кагыйдәләрен бозган өчен, Алексеевск ЮХИДИ начальнигы Илфат Җаббаров сүзләренә караганда, хокук бозу составына бәйле рәвештә, 2 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җаваплылык каралган. Барлык очракларда да диярлек транспорт чарасы тоткарлана. Кагыйдәләрне бозып...

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне үзләренә һәм бер-берсенә уңайсызлыклар тудырмаска, туктап тору һәм паркинг хезмәтләреннән файдаланырга чакыра.
Туктап тору кагыйдәләрен бозган өчен, Алексеевск ЮХИДИ начальнигы Илфат Җаббаров сүзләренә караганда, хокук бозу составына бәйле рәвештә, 2 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җаваплылык каралган. Барлык очракларда да диярлек транспорт чарасы тоткарлана. Кагыйдәләрне бозып тукталган җиңел машиналар махсус стоянкаларга урнаштырыла, йөк машинасын йөртүчеләр дә җәзасыз калмый - тәэмин итү чарасы сыйфатында тәгәрмәч блокираторлары кулланыла.
Йөк автомобильләрен йөртүчеләр үз транспортлары тәгәрмәчләрен блокираторлардан үз белдекләре белән азат иткән мисаллар бар. Андый очракларда алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен генә түгел, ә бәлки милеккә зыян китергән өчен дә җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев