Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кешенекен алма. Үзеңнекен бирмә

Нәкъ менә шулай яңгырый гарәп мәкале. Әмма барысы да бу кагыйдәне үтәми. Ә аннары моның өчен җаваплылык тоталар.

Урладың – җавап бир

Караучысыз калдырылган спорт рюкзагы карак өчен җиңел табышка әверелгән. «Темп» спорт комплексы янында яшь спортчы туп һәм кәрәзле телефонын салган сумкасыннан колак какты. Балалар спорт мәйданчыгында футбол уйнаганнар. Мәйданчык янында гадәттәгечә әйберләрен куеп, малайлар спорт белән мавыгып китә. Бер «иптәше» шуннан файдаланып рюкзакны урлый. Китерелгән зыян 4000 сум күләмендә бәяләнә. Хокук сакчылары каракны бик тиз таба. Балигъ булмаган хулиган өчен аның ата-анасы җавап бирәчәк. Бу кечкенә ахмакның беренче генә “шаяруы” түгел. Спорт белән шөгыльләнсә күпкә яхшырак булыр иде!

Печән төргәге энә түгел, эзсез яшереп булмый

Печән әзерләү вакыты. Кырларда пөхтә итеп җыелган печән төргәкләре ята. Ялкау «азык әзер-ләүчеләр» өчен кызыгу зур: нигә арканы бөгәргә һәм тирләп-пешеп печән чабырга, әгәр дә урлап була икән? Сизмәсләр әле. Сизәләр! Аграр колледж кырларыннан урланган ике печән төргәге район үзәгендәге шәхси секторда яшәүче бер ир-ат ишегалдыннан табылды.

Балык тотканнар, ә каракны күрми калганнар

Речное. Эссе. Балык тоту. Туган ягыбызның иң матур урыннарының берсенә барып, иптәшләр көймәдә балык тотарга китә. Ә төн кунарга якын утрауда калалар: кешеләр юк, табигать, тынлык, балык ашы, мондый рәхәт беркайда юк. Ярга кадәр «Лада» машинасында киләләр. Аны биредә калдырганнар да инде. Ә үзләре көймәгә утырып, елга буйлап китәләр. Кайтыр вакыт килеп җитә. Ярга кайтып җитсәләр: урыны да шул ук кебек, координаталары да дөрес янәсе, ә машина юк. «Алло, полиция...». Тәртип сакчылары урланган автотранспортны бер ит-атның бакчасында таптылар. Исерек идем, бер нәрсә дә хәтерләмим: иртән торсам, ишегалдымда авто. Куркудан аны бакчага яшердем. Исерек килеш ни эшләмисең... Әмма бу аңардан гаепне төшерми. Хәзер аңа бөтен катгыйлык буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Сурәт lentachel.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев