Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Конфеттан алып сырага кадәр

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча чираттагы комиссия утырышында берничә эш каралды.

Беренче булып авылда яшәүче Ш.лар гаиләсе эше каралды, алар ата-ана буларак үзләренең балигь булмаган улларына тиешле тәрбия бирмиләр. Нәтиҗәдә малай гражданин Г.ның автомобиленә кереп, авария билгесен һәм берничә конфет урлый. Аның белән тәрбия эшләре алып барыла, бала үзенең гаебен таный һәм төзәлергә сүз бирә.
Моннан соң гражданка С.ның эше каралды, ул бу көннәрдә баласының туган көнен бәйрәм иткәннән соң өендә исерек була. Бу бала ач, пычрак һәм караучысыз урамда йөри. Ул 3 айга "Кайгырту" приютына урнаштырылды.
Әлегә кадәр бу гаиләләргә балигь булмаганнар эшләре буенча комиссиядә булырга туры килми. Әлеге очракларда ата-аналарга кисәтү ясалды һәм административ штраф салынды.
Өченче очракта яшүсмер Н.ның ата-анасы комиссиягә килмәгән иде. Аларның балигъ булмаган уллары үзләренең ишегалдында 0,5 литр сыра эчә. Алар берничә җәмәгать тәртибен бозган һәм вак хулиганлык өчен җавапка тартылганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев