Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Коррупциягә каршы сәясәт

20 июльдә Чирмешән районы үзәгендә "Коррупциягә каршы тору һәм җәмәгать контролен оештыру максатында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм граҗданлык җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле эшчәнлеге" темасына зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Семинарга чакырылучылар арасында ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе, ТР юстиция министрлыгы, муниципаль властьлар вәкилләре, коррупциягә каршы район комиссияләре секретарьләре,...

20 июльдә Чирмешән районы үзәгендә "Коррупциягә каршы тору һәм җәмәгать контролен оештыру максатында массакүләм мәгълүмат чаралары һәм граҗданлык җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле эшчәнлеге" темасына зона семинар-киңәшмәсе булып узды.

Семинарга чакырылучылар арасында ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе, ТР юстиция министрлыгы, муниципаль властьлар вәкилләре, коррупциягә каршы район комиссияләре секретарьләре, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Чистай һәм Чирмешән районнары газеталары баш мөхәррирләре, прокуратура һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча вәкилләре, шулай ук ТР җәмәгать палатасы әгъзалары һәм телгә алынган районнарның иҗтимагый советлары вәкилләре бар иде.
Киңәшмәне сәламләү сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башлыгы Нурмөхәммәт Хәмидуллин ачты. Ул кыскача гына үз муниципалитетларында җәмгыятьнең яман бер күренешенә каршы тору мәсьәләләренә тукталды.
Аннары әлеге мәсьәлә буенча кыскача хисаплар белән район комиссиясе һәм җирле прокуратура вәкилләре чыгыш ясады. Алардан соң сүзне ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов алды. Ул тулаем республика буенча әлеге эшнең ничек баруы турында сөйләүче статистика китерде. Ярты елда Татарстанда дәүләт хакимияте, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнары хезмәте мәнфәгатьләренә каршы 610 җинаять ачыкланды. Ришвәт бирүнең 121 фактына, хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалануның-127, хезмәт урынындагы вәкаләтләрне арттырып җибәрүнең-45, ялган документлар ясауның 311 очрагына чик куелды. Матди зыянның гомуми суммасы-100 миллион сумнан артык, законсыз акчалата бүләкләүләрнең гомуми суммасы 2 миллион сумнан артык тәшкил итте.
"Татмедиа"ААҖ генераль директоры киңәшчесе Ленар Әхмәтовның чыгышы журналистлар өчен аерым кызыксыну тудырды. Слайдлар ярдәмендә ул үзе үткәргән мониторинг нәтиҗәләреннән чыгып, социаль-икътисадый үсеш буенча ТР Комитеты әзерләгән материалларны тәкъдим итте. Республикада коррупция өлкәсендәге тикшеренүләр ике секторга: гражданнардан һәм эшмәкәрләрдән сорашуга бүленде. Сораштырылганнарның күпчелегенең фикеренчә, коррупция ул-барыннан да элек ришвәт бирү һәм аннары гына-хезмәт урыныннан файдалану. Ленар Марс улы шулай ук, татарстанлылар фикеренчә, иң күп ришвәт алучы теге яки бу хезмәт вәкилләре буенча мәгълүматлар китерде.
Семинар-киңәшмәдә чараның модераторы булып ТР җәмәгать палатасы комиссиясе рәисе,"Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук чыгыш ясады, шулай ук ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, 6 нчы Чирмешән башлангыч оешмасы секретаре, коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе секретаре Марат Әһлиуллин һәм район прокуроры урынбасары Юрий Иванов сүз алды. Аларның барысы да массакүләм мәгълүмат чараларын ришвәтчелеккә каршы көрәштә тагын да киңрәк файдалану һәм хәбәрдарлыкны көчәйтү кирәклеген билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев