Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Сак булыгыз: ялган акчалар

Татарстан Республикасында 1 мең һәм 5 мең сумлык ялган акчалар пәйда булды. Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Рәфис Мәхмүтов мәгълүматы буенча 5 мең сумлык ялган акчаларның серия номерлары вм 3884798, ав 5874729 һәм ав 5874732. Банкнотның уң һәм кире якларында ал төстәге өстән ясалган саклагыч җепселләр бар,...

Татарстан Республикасында 1 мең һәм 5 мең сумлык ялган акчалар пәйда булды.

Оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Рәфис Мәхмүтов мәгълүматы буенча 5 мең сумлык ялган акчаларның серия номерлары вм 3884798, ав 5874729 һәм ав 5874732. Банкнотның уң һәм кире якларында ал төстәге өстән ясалган саклагыч җепселләр бар, алар ультра шәмәхә нурларында яшел булып күренәләр. Кәгазь акчада тишекләр махсус җайланма белән тишелгән. Банкнотның кире ягындагы тишекләр урынында кәгазь үзенең формасын югалтмый. Ялган банкнотларның инфракызыл образының сурәте өлешчә чынына туры китереп ясалган.
Республика шәһәрләрендә һәм районнарында шундый ялган акчалар ешаеп китү сәбәпле полиция хезмәткәрләре район кешеләреннән акча белән игътибарлы булуларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев