Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Салымнар түләүдән котылып булмый

17 октябрьдә, чәршәмбе көнне физик затлардан керемгә салым түләүдә бурычларны түләп бетерү буенча комиссия әгъзалары утырышы булды. Утырыш комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева һәм финанс-бюджет палатасы рәисе Олег Леденцов катнашында үтте. Эшлекле әңгәмәгә әлеге төр салым буенча иң күп бурычлы...

17 октябрьдә, чәршәмбе көнне физик затлардан керемгә салым түләүдә бурычларны түләп бетерү буенча комиссия әгъзалары утырышы булды.

Утырыш комиссия рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева һәм финанс-бюджет палатасы рәисе Олег Леденцов катнашында үтте. Эшлекле әңгәмәгә әлеге төр салым буенча иң күп бурычлы район предприятиеләре җитәкчеләре һәм бухгалтерлары чакырылды. Болар-"ВАМИН Татарстан" ААҖның Алексеевск сөт-консерв комбинаты филиалы, Алексеевск райпосы һәм аның бүлекчәләре, "Жилсервис" ЧҖҖ, "Алексеевскводоканал" ААҖ, "Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы" ЧҖҖ, "Рациональный дом" ЧҖҖ, "Ясная Поляна" ЧҖҖ һәм "Красный Восток-Агро" ААҖ.
Бюджетка салым түләү планының үтәлмәве сәбәпле комиссия әгъзалары карар кабул иттеләр: ноябрь башына кадәр өстә санап үтелгән предприятиеләргә булган бурычларын түләргә, чөнки бу ел төгәлләнергә ике айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Өстәвенә ул сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният бюджет учреждениеләрен тотуга чыгымнарны финанслау, шулай ук башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен исәп-хисап ясауга кирәк. Ә үз вазыйфаларын үтәмәгән предприятиеләргә карата прокуратура органнары тарафыннан чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев