Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Шиннарга яңа таләпләр

2015 елда "Көпчәкле транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында" Таможня берлегенең техник регламентында үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Яңа кагыйдәләр буенча өч кышкы ай буена - җәйге шиннарны, ә җәй көне шипле резинны файдалану тыелачак. Кышкы шиннар өчен проректор рәсеменең минималь калдык биеклеге дә - 4 миллиметр билгеләнә (игьтибар өчен, хәзер бу билге...

Автоинспекция исегезгә төшерә: шин проректорының уңайлы тирәнлеге 8 миллиметр тәшкил итә. 2 миллиметрга кадәр тузганда тормоз юлы 70 процентка арта, шуңа күрә автосөючеләргә үз көпчәкләрен карап-күзәтеп торырга кирәк.


Шулай ук яңа кагыйдәләр буенча бер үк вакытта шипланган һәм шипланмаган шиннар кую тыелачак. Файдалану бер күчәргә төрле үлчәмдәге, конструкциядәге (камералы һәм камерасыз), протекторына төрле рәсемнәр төшерелгән модельле, яңа һәм яңартылган шиннар куелган очракта да тыела.


Башкача итеп әйткәндә, хәзер бер төрле көпчәкләрдә генә йөрергә мөмкин булачак. Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев