Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Штрафларны дөрес түләргә кирәк

Республика дәүләт автоинспекциясе идарәсенә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү турында хәбәр ЮХИДИ мәгълүматлар базасына килеп җитми, дип шикаятьләр килә.


Безгә Алексеевск ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын башкаручы Илшат Хәсәнов әйтүенчә, моңа кеше факторы сәбәп булып торырга мөмкин: штрафны түләгәндә сериясе, номеры, беркетмә төзегән яки административ хокук бозу турында эш буенча карарның датасы турында дөрес мәгълүмат бирелми. Икенче сәбәп-барлык финанс-кредит учреждениеләре дә ТР Дәүләт автоинспекциясе идарәсенә мәгълүматларны тапшыру буенча үзара хезмәттәшлек итми. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен түләүләрне "Ак Барс" һәм Саклык банкы яки Татфондбанкта гына башкарырга кирәк. Моны Казанның барлык ЮХИДИ бүлекчәләрендә һәм аның район бүлекчәләрендә махсус урнаштырылган терминалларда түләргә мөмкин. Шулай ук гражданнарга уңайлы булсын өчен ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ рәсми (gibdd.tatarstan.ru или rpolice.ru) Интернет-порталында түләмәгән штрафлар турында мәгълүмат алу сервисы эшләп килә, ә uslugi.tatarstan.ru сайтында банк кредит картасыннан файдаланып штрафлар һәм дәүләт пошлиналарын түләү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев