Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Спиртлы эчемлекләр өчен – аерым склад

Элек алкогольле продукция сатучы оешмалар һәм кибетләр аны склад биналарында башка продуктлар белән бергә саклый ала иделәр. Бу елның 1 июленнән спиртлы эчемлекләрне саклауның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Алар турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена ГАЛИЕВАның сөйләвен сорадык. Чыннан да, җәйнең икенче аеннан...

Элек алкогольле продукция сатучы оешмалар һәм кибетләр аны склад биналарында башка продуктлар белән бергә саклый ала иделәр. Бу елның 1 июленнән спиртлы эчемлекләрне саклауның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Алар турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена ГАЛИЕВАның сөйләвен сорадык.

Чыннан да, җәйнең икенче аеннан башлап алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешмаларның (сыра һәм сыра эчемлекләреннән башка) шәһәр җирләрендә үз милекләрендә, хуҗалыкларында, оператив идарәләрендә яки арендада (аның срогы килешү белән билгеләнгән, бер ел һәм аннан да күбрәк тәшкил итә) гомуми мәйданы кимендә 50 кв. метр, авылларда кимендә 25 кв. метр стационар сәүдә объектлары һәм склад биналары булырга тиеш. Моннан тыш, 171-ФЗ санлы Федераль законның 16нчы маддәсе, 6нчы пункты нигезендә шәһәр җирләрендә контроль-касса техникасының булуы алкогольле продукцияне ваклап сату эшчәнлеген тормышка ашыруның мәҗбүри шарты булып тора.
-Тиешле складың, касса аппаратың булмаса, спиртлы эчемлекләр сатуга лицензияң дә юк булып чыга түгелме?
-Хәзерге вакытта алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә аны кулланучылар әрҗәсенә салып саклауда алкоголь базарын җайга салу хезмәтенең 26 октябрь, 2010 ел, 59нчы санлы боерыгы белән расланган Техник шартлар гамәлдә, алар алкогольле продукцияне ваклап сатканда да кулланыла. Күрсәтелгән техник шартларның 2нче пункты нигезендә алкогольле продукция бары тик продукцияне кабул итү, саклау, җибәрү һәм исәпкә алу өчен генә билгеләнгән стационар аерым биналарда сакланырга һәм, атап әйткәндә, түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш. Беренчедән, алар хезмәт, ярдәмче һәм башка биналардан капиталь стеналар яки вакытлы төзелеш конструкцияләре (бүлгеләр) белән изоляцияләнгән булырга, икенчедән, үзәк җылыту системасы белән тәэмин ителгән яки аерым җылылык генераторлары белән җиһазланган, өченчедән, агым-суыру вентиляциясе, продукцияне саклауның температура-дымлылык режимына контрольлек итү өчен исәпләү приборлары, стеллажлар һәм (яки) җылыту, суүткәргеч системаларыннан, канализация торбаларыннан кимендә 1 метр ераклыкта урнашкан, идәннән кимендә 15 см биеклектәге аскуймалар белән җиһазланган булырга тиешләр.
-Әгәр бу таләпләр бозылса?
-Лицензия алган оешмаларның склад биналары һәм объектлары шушы таләпләргә туры килмәгән, ягъни эшмәкәрлек эшчәнлеген лицензиядә каралган шартларны бозып башкарган очракта бу елның 1 июленнән аларга карата административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 14.1 маддәсе, 3нче бүлегендә каралган юридик җаваплылык барлыкка килә. Шуның белән бергә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе лицензия алган кешегә лицензиянең гамәлдәге шартлары бозылу турында күрсәтмә бирергә хокуклы, аны үтәмәү лицензияне юкка чыгару турында гариза белән судка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев