Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Суд карарыннан соң

ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе суд приставлары хезмәтенең Алексеевск районы бүлеге эшенең кайбер яклары турында бүлек начальнигы С.Куделько сөйли. -Светлана Петровна, хезмәткәрләрегезнең штаты нинди? -Барлыгы 11 кеше. Ике суд приставы-башкаручысы һәм аларның ярдәмчесе, ике өлкән инспектор-эш башкаручы, дүрт судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче хезмәткәр, машина йөртүче һәм...

ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе суд приставлары хезмәтенең Алексеевск районы бүлеге эшенең кайбер яклары турында бүлек начальнигы С.Куделько сөйли.

-Светлана Петровна, хезмәткәрләрегезнең штаты нинди?
-Барлыгы 11 кеше. Ике суд приставы-башкаручысы һәм аларның ярдәмчесе, ике өлкән инспектор-эш башкаручы, дүрт судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче хезмәткәр, машина йөртүче һәм мин-бүлек начальнигы.
-Эшегез ничек оештырылган?
-Бүлеккә килә торган һәр башкару документы махсус программага кертелә һәм аның суд эшләрен башкару турындагы законга туры киләме икәнлеге тикшерелә. Аннары суд приставы аның белән эшли башлый. Беренче чиратта карарларның үтәлү сроклары билгеләнә-алар төрле булырга тиешләр. Суд приставы ашыгыч төстә кузгата торган эшләр дә бар. Мәсәлән, эшкә кире кайтару, зыянны түләтү, туендыручының үлүе буенча (әгәр ниндидер бер тапкыр бирелә торган сумманы түләтү турында суд карары булса), фатирдан чыгару, кертү, алимент йөкләмәләре турында карарлар. Эшләрнең башка категорияләре буенча билгеле бер сроклар билгеләнә-мәсәлән, башкару документын төзү турында карар чыгарган көннән алып 5 көн. Кагыйдә буларак, бу кредит бурычы, вәкаләтле органнар штрафлары, бер физик заттан икенче физик затка түләтү турындагы эшләр. Әгәр бурычлы шушы вакыт аралыгында күрсәтелгән сумманы түләмәсә һәм карарны үтәүгә бернинди дә каршылык булмаса, башкару суммасын (бурыч суммасының 7 проценты) түләтү турында карар чыгарыла.
-Әгәр бу да булышмаса?
-Мәҗбүри характердагы чаралар күрелә: мәсәлән, банклардагы счетларга арест салу. Без эшли торган АИС программасы моны билгеләнгән срок чыкканнан соң автомат рәвештә эшләргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Татарстанда бу программа салым органнары, ЮХИДИ, "Электрон хөкүмәт" порталы белән турыдан-туры аралашканда булыша торган кушымталар белән тулылана.
-Сезгә барыннан да күбрәк эшләрнең нинди категорияләре белән эшләргә туры килә?
-Алиментлар белән-андый документлар елдан-ел күбрәк килә. Әгәр никах сакланып калса да, ата кеше үз хезмәт хакын үзенә генә туздырса, гаиләдә бала хокуклары бозыла һәм мондый хәлдә хатын алимент түләтүне сорап җәмәгать судына мөрәҗәгать итә ала.
Вәкаләтле органнар штрафлары. Ноябрьдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафларны түләттерү тәртибендә без 300дән артык башкару документын теркәдек.
Шуннан соң - кредит бурычы. Без бу категориядәге документларның күплегеннән тын да ала алмыйбыз. Суммалар да кечкенә түгел - миллионга кадәр. Атап әйткәндә, мондый кредитларны йөк машиналары сатып алуга алганнар. Барлык эшмәкәрләрнең дә эшләре барып чыкмаган, берничә тапкыр түләгәннән соң фура хуҗасы калган кредитны түли алмый һәм бурычлыга әйләнә. Мин кредит бурычын түләттерү турындагы документларны карагач, керемнәре зур булмаган кешеләр шундый зур кредитлар алырга ничек җөрьәт итәләр икән? дип таң калдым.
-Башкача да әйтергә була: андый кредитларны ул кешеләргә ничек бирәләр соң?
-Бу инде икенче сорау. Эш тәҗрибәсенә ия булып һәм кешеләрне белеп, мин дә гаҗәпләндем. Әйтик, кеше озак вакытлар эшләми, аннары предприятиегә эшкә урнаша һәм ярты елдан соң чәшке тун сатып алу өчен кредит ала. Ә ул кимендә 100 мең (!) сум тора. Пенсия яшендәге ике хатын тун (мөгаен, балаларына, туганнарынадыр) сатып алу өчен кредит алган. Алар вакытында түли алмаганнар, түләмәгән акчалары өчен процентлар үскән, һәм ахыр чиктә банк эшне карау өчен судка җибәргән. Шуннан соң бу кешеләргә бөтен нәтиҗәләре белән башкару документлары килде.
-Кешеләрдән алган акча белән мошенниклык очраклары булганы бармы?
-Бүген андый эшләр, бәхеткә, бик аз, ләкин моннан өч ел элек күп кенә гражданнар, зур-зур процентларга өметләнеп, мошенникларга ирекле рәвештә биргән шактый суммаларын кире кайтара алмаудан зыян күрделәр. Махинаторлар бурычларын түләүдән төрлечә баш тарттылар-качтылар, каядыр китеп бардылар. Аларны тотып, хөкем иткән очракта алардан алыр нәрсә юк иде-аларның кыйммәтле әйберләре юк булып чыкты, ә акча туздырып бетерелгән иде инде. Нәтиҗәдә кредит бирүчеләр бернәрсәсез калдылар. Без гражданкалар Б. Һәм Г.ның эшләре белән эшләдек. Беренчесе җәза срогын үти, икенчесе шартлы рәвештә хөкем ителде. Зыян күрүчеләрнең акчасы һаман да кире кайтарылмады, һәм, тулаем алганда, сумма бик зур: беренче очракта 4 миллион сумга һәм икенче очракта 3 миллион сумга якын. Болардан бертөрле нәтиҗә ясарга була: җиңел акча артыннан кумагыз һәм акчагызны ышанычсыз кешеләргә ышанып бирмәгез.
-Вазыйфаларын үтәгәндә приставлар нинди проблемалар белән очрашалар?
-Беренче карашка, эшебез чыннан да, низаглар белән бәйләнгән кебек күренергә мөмкин: без бит турыдан-туры суд тарафыннан билгеле бер санкцияләр, кайчак бик җитди санкцияләр чыгарылган кешеләр белән эшлибез. Шуңа да карамастан, башкару документларының барлык таләпләрен тайпылышсыз үтәгәндә зур проблемалар белән бәрелешми кала алабыз. Коллективыбыз бик тәҗрибәле, суд карарларын үтәү механизмы яхшы эшләнгән. Суд приставы үзенең эшен барлык теркәүче органнардан бурычлы кешенең күчемле һәм күчемсез милке, банкта акча счетлары турындагы мәгълүматны сораудан башлый. Әгәр арест салып яки счетлардан акчаны алып булмаса, без турыдан-туры бурычлы кеше белән эшлибез: бурычны ирекле рәвештә түләүдән баш тартканы өчен җаваплылык чаралары турындагы закон нигезләмәләре белән таныштырабыз, милкен сату, аңа арест салу, җинаять эше турында (үзеңә кыйммәткәрәк төшәчәк) дип кисәтәбез. Хәтта штрафларны вакытында түләмәү (мәсәлән, ЮХИДИга, салым органнарына) кебек зур булмаган тәртипсезлек тә күңелсезлекләргә китерә: куелган пеня штраф кадәр яки аннан да күбрәк (1500 сумга кадәрге суммага 500 сум тәшкил итә) булырга мөмкин. Бу һәм күп кенә башкалар хакында, безнең вазыйфабызга кермәсә дә, үзебез эшли торган барлык гражданнарга хәбәр итәбез: консультацияләр өчен адвокатлар бар, ләкин бит һәркем дә алар янына бармый. Шулай булгач, законда конкрет эш буенча суд карарын юкка чыгаруга, түләүләрнең срогын кичектерүгә юл куелса, без кешегә бу нигезләмәне күрсәтергә дә онытмыйбыз.
-Сөйләшүдән аңлавымча, бүлегегезнең эше бик күп...
-Былтыр бу күрсәткеч буенча без Татарстанда икенче урында тордык, быел әлегә-бишенче урында, гәрчә безнең район зур булмаса да. Эш көне кичке 7ләргә, 8ләргә кадәр дәвам итә: көндез документлар белән эшлибез, кич белән фигурантларның өйләренә барабыз. Безнең бүлек республикада яхшы исәптә (эшләрнең 95 проценты үтәлә, ел саен иң яхшылар өчлегенә керәбез), хезмәткәрләребез Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр. Барысы да югары белемле, кайберәүләр икенче, мәсәлән, икътисад белеменә өстәмә рәвештә юридик югары белем алалар. Бу, үз чиратында, бизнес-структуралар, предприятие документлары белән эшләгәндә үтә дә кирәк. Өстәвенә вәкаләтләребез ел саен киңәя бара, яңа норматив документлар килә-без аларны бик җиңел аңлыйбыз.
-Светлана Петровна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә һәм хезмәткәрләрегезгә авыр һәм кирәкле эшегездә уңышлар телим.
-Рәхмәт. Кешеләрнең елдан-ел эшебезнең асылын тулырак аңлауларын шатланып билгеләп үтәм һәм бу барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга бик булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев