Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Тәрәзәдән сикерү – спорт түгел

Кичә балигь булмаганнар эшләре буенча комиссиянең утырышы булды, анда ата-аналарның үз балаларын тиешенчә тәрбияләмәүләре турында берничә эш каралды.

Төрле гаиләдән ике кыз, тәрәзәдән төшеп, өйдән чыгып качарга гадәтләнеп киткән. Әгәр беренчесе җәйге төнгә һәм йолдызлы күккә сокланып, ялгыз гына йөрергә яратса, икенчесе гаилә проблемаларыннан һәм беренче чиратта үзеннән качарга тырыша. Бу гадәтләре өчен ата-аналар кызларын психиатрда тикшертәчәкләр.
Ә бер укучы малай, күрше авылга килеп, шул авылның балигь булмаган үсмере белән мөнәсәбәт ачыкларга тырышкан. Бу хәл төнлә булган, шуңа күрә ата-аналар балалары төнге 11дән соң урамда ялгызлары гына йөргән өчен 500 сум күләмендә штраф түләячәкләр.
Балигь булмаганнар эшләре буенча комиссиядә даими катнашучы балигь булмаган Ч. алкоголь куллануда фаш ителә. Әти-әнисе бер елга якын инде аракы эчүен ташласа да, аларның 16 яшьлек бәгырь җимешләре эчә башлаган. Балигь булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзаларының фикере буенча, монда ата-ана гаепле. Алар балаларын тиешенчә тәрбияли алмаганнары өчен штраф түләячәкләр. Ә менә М. гаиләсендә бәйрәм - озакламый аларга "Кайгырту" приютыннан балаларын кире кайтарачаклар. Хәзер инде алар озакка кайтырлар, дип өметләнеп калыйк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев