Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Хәбәр ит: үлем белән кайда сәүдә итәләр!

Мартта Россия Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәтенең "Хәбәр ит: үлем белән кайда сәүдә итәләр" дигән чираттагы акциясе старт ала. Акция ике этапта: 2012 елның 19 мартыннан 29 мартына кадәр һәм ноябрьдә узачак. Халык белән эшләүне активлаштыру, наркотиклар белән бәйләнгән ихтимал җинаятьләр фактлары турында мәгълүмат алу аның төп бурычы булып тора....

Мартта Россия Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәтенең "Хәбәр ит: үлем белән кайда сәүдә итәләр" дигән чираттагы акциясе старт ала.

Акция ике этапта: 2012 елның 19 мартыннан 29 мартына кадәр һәм ноябрьдә узачак. Халык белән эшләүне активлаштыру, наркотиклар белән бәйләнгән ихтимал җинаятьләр фактлары турында мәгълүмат алу аның төп бурычы булып тора.
Акциянең моңа кадәр үткәрелгән чорында ТР буенча Россия Наркотикларга контрольлек итү федераль хезмәте идарәсенең "кайнар линия" телефонына республика буенча 300дән артык кеше мөрәҗәгать итте, 70тән артык әһәмиятле хәбәр алынды. Гражданнар наркотикларны куллану һәм тарату урыннары, өй подъездларында һәм аның территориясендә таралып ятучы шприцлар, наркотик матдәләрне әзерләү адреслары (баскыч мәйданчыкларында үзенчәлекле исләр, подъездларда шикле яшьләр йөрү) турында сөйләделәр. Шалтыратучылар фикере буенча, наркотикларга һәм төрле яшелчә-җиләк-җимеш корткычларына каршы көрәшү буенча легаль чаралар дип сатылучы әйберләр, ванналар өчен тозлар һәм үсемлекләр үсешен тизләтүчеләр белән охшаш башны томаландыру үзлегенә ия яңа матдәләрне тарату урыннары турында күп кенә мәгълүматлар килде. Һәр алынган хәбәр буенча тикшерү Идарәнең оператив хезмәте хезмәткәрләренә йөкләнде. Сүз уңаеннан әйткәндә, мәгълүмат калдыру яки сорау бирү өчен үз исемеңне әйтү мәҗбүри түгел: яшерен шалтыратулар да кабул ителә.
Акциянең икенче бурычы-белгеч киңәшенә һәм ярдәменә мохтаҗларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү дә бик мөһим. Үткәрелә торган акция барышында үз сорауларыңны наркотикларга контрольлек итү Чистай районара бүлеге хезмәткәрләренә эш көннәрендә-иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр, ял көннәрендә-9дан 12гә кадәр (башка сәгатьләрдә автоответчик эшли) Чистайдагы 8(84342)5-27-31; яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 4-48-49 (8дән 5кә кадәр); мәгариф идарәсенең 5-41-90; табиб-наркологның 4-42-88 (8дән 5кә кадәр); психологик-педагогик үзәк психологының 5-52-78 (8дән 5кә кадәр) телефоннары буенча шалтыратып бирергә мөмкин. Яки Казанга наркотикларга контрольлек итү идарәсенең 8(843)273-43-45 номерлы "ышаныч телефоны"на шалтыратырга. Ул тәүлек әйләнәсе эшли.
Сезнең бер генә шалтыратуыгыз да наркополицийскийларның игътибарыннан читтә калмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев