Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Казанда машина йөртүчеләргә “сулга” рөхсәт ителми

Татарстан башкаласының хәрәкәт күп булган магистраль урамнарында автотранспортка сул якка борылу тыелган.

Җиңү һәм Ямашев проспектларында, Сул Болак, Уң Болак һәм Тихомирный урамнарында "Хәрәкәт турыга һәм уңга" дигән юл билгеләре куелган. Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен машина йөртүчеләр 1000 сумнан алып 1500 сумга кадәр штраф күләмендә административ җаваплылыкка тартылачак. Алексеевск ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров сүзләренчә, мондый тыю Казан урамнарын "бушату" өчен кертелгән. Чөнки бүгенге көндә шәһәр урамнарында транспорт хәрәкәте киеренкелеге тиешлесеннән 2-3 тапкырга артыграк. Шуңа күрә Татарстан башкаласына барыр алдыннан, машина йөртүчеләргә үзләренең маршрутларын алдан планлаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев