Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Пычак ярасыннан үлгән

Район прокуратурасы Лебяжье кешесен үтерү факты буенча җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.

Прокурор урынбасары Ринат Байморатов мәгълүматлары буенча, фаҗига 5 октябрьдә кич белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда була. Ике ир А. һәм К. арасында низаг килеп чыга, шунда А. К.ның күкрәк читлеге тирәсенә ике тапкыр пычак кадый. Йөрәгенә алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче дәвалау учреждениесендә вафат була.

Бүгенге көндә җинаять эше район судына карау-га җибәрелде. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе, 1 өлеше санкциясе нигезендә әлеге җинаять өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев