Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Шартлы срок реальгә алмаштырылды

Район үзәге мәктәпләренең берсенең 9нчы сыйныф укучысы торакка законсыз кереп әйбер урлаганы өчен хөкем ителде һәм ел ярымга 3 ел сынау срогы белән ирегеннән мәхрүм ителде. Бу елның 15 гыйнварыннан яшүсмер исәпкә куелды, ләкин аңа суд йөкләгән вазыйфаларны даими төстә үтәмәде.

Малайга бары тик аена ике тапкыр инспекциягә килеп теркәлергә, инспекциягә хәбәр итмичә даими яшәү урынын алмаштырмаска, укуын дәвам иттерергә, дәресләрне калдырмаска һәм айга ике тапкыр мәктәпкә йөрүе турында хисап бирергә генә кирәк иде. Ләкин исәпкә куйган мизгелдән алып дүрт ай буена тугызынчы сыйныф укучысы аңа суд йөкләгән кагыйдәләрне даими төстә үтәмәде: инспекциягә теркәлергә килмәде, бер сәбәпсез 70 тапкырдан күбрәк дәрес калдырды. Яшүсмер белән әңгәмәләр гел үткәрелеп торды, аңа шартлы хөкем ителүне бетерергә мөмкин булуы һәм суд билгеләгән җәзаны башкарырга кирәклеге турында язма кисәтү ясалды, хәтта сынау срогы да озайтылды һәм яшүсмергә өстәмә вазыйфа йөкләнде - төнлә өеннән чыгып йөрергә ярамавы кисәтелде. Ләкин бу чаралар уңай нәтиҗәләргә китермәде: тәртип һәм хөкем итү шартларын бозуын дәвам иттереп, төзәлү юлына тәки басмады. Нәтиҗәдә шартлы хөкем бетерелде һәм балигъ булмаганнар өчен тәрбия колониясендә срогын тутыру өчен ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде, дип хәбәр итте җинаять-башкару инспекциясенең Алексеевск районы буенча филиалы начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, эчке хезмәт майоры Рафаэль Фәсахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев